“Каз өмәсе” бәйрәмен Башкорт Дәүләт Университеты студентлары ачып җибәрде. Беренче өлешендә балаларны милли бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, төрле уеннар уйнаттылар.
Икенче өлешендә гимназиябезнең кечкенә укучылары “Каз өмәсе”н сәхнәләштерде. Алып баручы София Садыйкова үзенең чыгышы белән һәркемне сокландырды.
Бәйрәм барышында укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, йөзек салышлы уйнадылар. Укучылар татар халкының төрле ашларын пешереп алып килгән иде. Бәйрәм бик
күңелле үтте, ул җыр, бию белән үрелеп барды.
Ә инде “Каз өмәсе” бәйрәмен бергәләп җыелып, чәй табыны артында йомгаклап куйдык.