Барлык яңалыклар
Чаткылар
17 гыйнвар 2019, 16:54

Газиз авылым – Тамьяным!

Һәрбер кешегә үзенең туган ягы матур. Кайдадыр ялтырап аккан елгалар, кайдадыр гасырларга тиң еллар дәвамында үскән урманнар бизи аны.

Миңа да үземнең туып-үскән ягым иң гүзәле, иң якыны, иң матуры, иң әйбәте. Берәр җиргә китсәң дә, тизрәк кайтасы килеп тора, хәтта китәсе дә килми аннан.
Минем туган авылым – Тамьян. Бәләкәй чактан ук Чаукасында уйнап, җир җиләген ашап үстек, басуларында иген үскәнен күзәтеп, каенлыгында йөгереп-уйнап үстек.
Яратам мин туган авылымны. Мине аннан беркем дә аерып ала алмый. Туган якны бер кайчан да, бернигә дә алыштырып та булмый, чөнки минем монда дусларым, якыннарым. Үзем дә туган авылымны кечкенәдән кыызксынып өйрәнеп, яратып, аның иркә баласы булып, һәр тарафында уйнап, йөреп үстем. Шундый матур авылда туып-үсүем, яшәвем белән горурланам.
Айгөл Хакова, 7 ”А” сыйныфы.
Чакмагыш беренче санлы урта мәктәбе.
Читайте нас: