“Дебют” балалар иҗат түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар “Аулак өй” фольклор бәйрәмен күрсәтте, курчак театры рус халкының “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерде. Башкортстанның халык артисткасы Лениза Мәүлияр кызы Гайнетдинова “Каз өмәсе” бәйрәменнән өзек сәхнәләштерде. Бәйрәм бик матур, күңелле үтте. Бәйрәмнең төп кунаклары әниләр, нәнәйләр иде. Бу бәйрәмнән үзләренең балалары белән сокланып, рухланып, кайтып киттеләр.