Барлык яңалыклар
Чаткылар
21 март 2018, 15:26

Күзләрдә – шатлык чаткылары

Бию балаларда шат кәеф тудыра, музыканы тыңларга hәм яратырга өйрәтә

Дүртөйле шәhәренең Балалар hәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә эшләп килүче “Светлячок” балалар бию коллективын балалар да, зурлар да яхшы белә. Аны 1993 елдан бирле югары категорияле педагог, республикабызның мәгариф отличнигы, үз эшенең алыштыргысыз остасы Флүзә Фидрат кызы Шәйхиева җитәкли. Шул еллар дәвамында йөздән артык бию сәхнәгә куелган.

“Светлячок”лар – районы-бызда үткән hәр музыкаль чараның яме. Мәдәният йорты сәхнәсендә аларның чыгышын hәрчак зур алкышларга күмәләр. Алар, республика конкурс-ларында да катнашып, hәрдаим мәртәбәле урыннар яулыйлар.

Флүзә Фидрат кызы мода белән бию бәйләнешенә дә зур игътибар бирә. Уфада ел саен үтә торган “Балалар мода подиумы” төбәк конкурсында исбатлый моны алар. Биегәндә үзләре уйлап чыгарган киемнәрне дә күрсәтә алу балалар өчен, әлбәттә, зур куаныч. Ә инде районда үткән “Язгы тамчылар” яшь талантлар конкурсында “Светлячок”лар hәрвакыт сәхнә түрендә.

“Һәр чыгыштан соң балалар күзләрендә шатлык чаткылары күрү минем өчен иң зур бәхет”, –ди Флүзә Фидрат кызы. Ул һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер әти-әниләргә рәхмәтле.

Яңа 2018 елда “Светлячок” бию түгәрәге коллективына “Үрнәкле коллектив” исеме бирелде. Яшь дусларыбыз, арытаба да матур биюлә-регез белән сөендереп торыгыз.

Динара Сафонова.

Дүртөйле шәhәре.


Читайте нас: