Барлык яңалыклар
Чаткылар
21 март 2018, 16:05

Ана телен өйрәнгәндә чын шәхес тәрбияләнә

Бу язмамны «туган тел өйрәнеп кая барып була, гариза язып, балама нинди тел өйрәтергә» дип, аптырап йөргән ата-аналарга юллыйм.

Бәйгеләр, ярышлар, конкурслар, олимпиадалар, фестивальләр... Әйе, алар уку барышына берникадәр дәрәҗәдә комачаулыйлар, укытучыга өстәмә мәшәкать булып торалар. Әмма нәкъ дәрестән тыш чаралар укучының төрле яклап сәләтен ачыкларга, аны үстерергә, укучыда үз көченә ышаныч тудырырга, коллективтагы кешеләр белән аралаша, хезмәттәшлек итә белергә, иң мөһиме – күбрәк рус телендә аралашырга мәҗбүр булган туган телен өйрәнүче балаларга зур ярдәм итәләр. Әле шуны да әйтергә кирәк, башлангыч сыйныфлардан тыш, башка предметларны укыту барышында укучыларны төрле яклап үстерүгә юнәлтелгән чаралар бик сирәк үткәрелә. Тик туган телләрен өйрәнүчеләр генә, ана телендә шигырь сөйләү бәйгесендә булсынмы, җырлаудамы, тикшеренү эшен яклаудамы һәм башка бик күп дәрестән тыш чараларда шәхес буларак формалашалар.
(Ахыры 11 нче биттә).
Читайте нас: