Барлык яңалыклар
Чаткылар
19 гыйнвар 2018, 11:50

Туган телгә тугрылар

Татар теле олимпиадасында республикабызның төрле белем учакларыннан килгән 110 укучы катнашты. Шуларның 40-ы – татар мәктәпләре, 70е урыс мәктәпләрендә туган телне фән буларак өйрәнүчеләр иде. Чуваш теле һәм әдәбияты олимпиадасында – 20, удмурт теленнән – 11, мари теленнән бәйгедә 23 укучы катнашты.


Укучылар викторина, инша һәм текстка анализ ясап белем дәрәҗәсен сынады. Елдагыча актив катнашучы, югары әзерлек күрсәтүче Бакалы, Бүздәк, Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш районы һәм Стәрлетамак шәһәре мәктәпләре укучылары югары әзерлекләрен күрсәтте. Моңа кадәр читтәрәк калучы Нефтекама шәһәре һәм Бишбүләк районыннан килүчеләр дә беренче чирканчыкны уңышлы үтте.

Олимпиада сынауларын үткәч, укучылар бер төркем татар шагыйрьләре һәм милли оешма вәкилләре белән очрашты. Шагыйрәләр Дилә Булгакова һәм Лилия Сәгыйдуллина, яшь шагыйрьләр Руслан Сөләйманов һәм Нурлан Ганиев балаларга иҗади күчтәнәчләрен җиткерде. Дилә апабыз яңа шигырьләре тупланган “Бәби буласым килә” китабын бүләк итте.

Милли оешмалар вәкилләре туган телне өйрәнүдә ирешкән уңышлары өчен балаларга һәм укытучыларына рәхмәт белдереп, бүләкләр тапшырды.

Татар теле буенча узган олимпиада буенча тулырак мәгълүмат “Өмет”нең киләсе саннарында булыр. Әмма артык мактаулар көтәргә кирәкми, укучыларның матур әдәбияттан ераклашуы бу бәйгедә үзен ачык күрсәтүен генә әйтеп үтим.

Тоташ алганда, чара барышында уйланырлык фактларга тап буласың. Йомгаклау чарасында кайсыбер кызлар кигән киемнәрне уйлап, урыс язучысы А.Чеховның: “Кешедә барысы да: уйлары да, киеме дә, йөзе дә матур булырга тиеш!” дигән сүзләрен искә төшердем. Бәлки, киләчәктә олимпиаданы рәсми ябу чарасында дресс-код та кертелер... Чара ахырында олимпиадада катнашучылар һәм аларның укытучылары белән якыннан таныштык. Туган телләргә игътибар кимегән чакта яшь балаларның каршылыкларга әзер булып, җитәкчеләре белән берлектә тырышып эшләүләре мактауга лаек. Киләчәктә туган телебез буенча олимпиадаларда катнашучылар һәм шул юнәлештә белем, һөнәр алыр егет-кызлар күп булыр дип ышанасы килә.

Алсу Төхвәтуллина.

Фоторәсемдә: Благовар районы Сарайлы мәктәбеннән Миһранова Айсылу (сулда), Илеш районы Базытамак урта мәктәбеннән Ганиева Илнара туган телгә сак карашлы, игътибарлы кызлар.
Читайте нас: