Ямьле бит безнең яклар. Кечкенә яшел урманнары тирә-якка матурлык өстәп утыра, алар арасында хәтфә үләнле болыннар, тугайлар. Биек булмаган тау сырты очрый икән, аннан төшүгә әрәмәлек булыр. Шушы тал, шомырт куаклары арасында кечкенә инеш агып ятуы гадәти күренеш . Юк икән, шушы әрәмәлек буйлап кит тә бар, бераздан барыбер сусавыңны бастырырлык инеш башына барып чыгачаксың.
Малайлар күптән арыды инде, тик берсенең дә башлап моны таныйсы килми. Аеруча Рәмилгә авыр, ул иптәшләреннән чак кына бәләкәйрәк. Инде тукталабыз гына дигәндә алда биек-биек чыршылар күренде, теге матур күл чыршы урманы артында булырга тиеш бит инде, димәк, ерак калмаган, барып җитәргә кирәк. Малайларның ашкынып килүе бушка булмаган икән, көтмәгәндә урман бетеп, алларында зәп-зәңгәр күл пәйда булды. Менә монда ял итәргә була ичмаса! Рәмил күбәләкләр җыю белән мавыга, шундук сумкасыннан сачогын тартып чыгарды, Камил балык кармакларга ярата, ә Зәбир инде булачак ботаник, ул сирәк очрый торган үсемлекләр табарга хыяллана. Әнә теге, күл артындагы урманда төрле агачлар күренә, үлән-чәчкәләрдә дә күптер әле анда. Тик шунысы, аулак урын дип уйлаганнар иде, монда да кеше бар икән, әнә бер бабай кармак салып утыра.
– Кил әле, улым,– дип Зәбирне чакырды ул.
– Исәнме, бабай. Нигә чакырдың?
– Сезнең сөйләшкәнегез әзрәк минем колакка чагылды. Син каршыдагы урманга керергә җыенасың икән, ярамый.
– Нишләп ярамасын инде? – дип гаҗәпләнде Зәбир.
– Чөнки бу урман Кайтмас дип атала.
– Кызык исем. Ләкин ни өчен ярамый соң?
– Шуның өчен, анда кергән кеше кире кайтмый. Шуңа исеме дә Кайтмас бит инде.
– Ярар... – диде дә малай иптәшләре янына килде.
Нәрсә сөйләштегез анда? – дип каршы алды болары.
– Бабай әнә теге урманга керергә ярамый, кергән кеше адаша,– ди.
Малайлар үзсүзле шул, бабайның тыюы чәмләндереп кенә җибәрде. Тиз арада шым гына киттеләр дә бардылар. Күл озынча икән, шулай да әллә ни ерак түгел, өч малай тиздән каршы якта иделәр инде. Монда аларның һәркайсы үз эшләренә кереште. Зәбир озак уйлап тормый, урман эченә атлады. Нишләптер сукмак та, алан-фәлән дә күренми, ә куе чыршылык арасында үләннәр дә бик аз. Шулай да Зәбир үз бәхетенә ышана, бу урман гел шундый түгелдер, мең чәчәкле аланнары, әрәмәлекләре бардыр.
Чү. Кинәт малайның аяк асты убылып китте һәм ул түбәнгә очты. Гөп итеп аркасы белән бәрелде һәм тәгәрәп китте. Күз аллары караңгыланды. Зәбир белә, мондый һушсызлану баш сугылудан инде ул, тиздән үтәр. Ләкин, үтмәде, ул барыбер бернәрсә дә күрмәде. Шунда малай үзенең бәлага тарыганын аңлады. Тизрәк чыгасы килде, ләкин, ни хәл итсен, чара юк, капшана-капшана алга атлый башлады – бу ниндидер җир асты юлы булып чыкты. Бара торгач алда шәм уты кебек кенә яктылык төсмерләнә башлады, куанычка каршы, атлаган саен ул көчәя, якыная иде. Ниһаять, Зәбир якты дөньяга килеп чыкты. Ләкин, бу Зәбир белән таныш дөнья түгел иде, шундый ук табигать, тик нәрсәдер үзгә, сәер тоела. Зәбирнең чыккан җире тау куышы кебек урын иде. Малай алга атлады һәм шундук язулы такта күреп алды. “Намусын югалткан – кире кайтмас”, дип укыды ул пәке белән уелып язылган сүзләрне.
Тагы да намус турында. Теге бабай да намус турында нәрсәдер сөйләгән иде, монда да шул хакта искә төшерәләр, әллә кемдер мине намуссызга саный инде, дип үзе турында уйланды Зәбир. Алай дип әйтергә урын бармы соң, кайчан аның алдашканы, кемгәдер зыяны тигәне бар? Менә гаҗәп, үзен юньле адәмгә санап йөрегән Зәбирнең дә гөнаһлары бар икән ләса. Беркөнне аңа әнисе кибеткә барып икмәк алып кайтырга кушты, ә ул уенга мавыкты һәм бармады. Әтисенә икмәксез генә ашап эшкә китәргә туры килде.
–Чү, кайдандыр тавыш килә түгелме? Тып-тын дөньяда нечкә генә, хәлсез тавыш ишетелә ләса. Җитмәсә, Зәбирнең үзенә эндәшәләр шикелле.
–Әй, малай, коткар мине. Мин үләм бит, тизрәк коткар!
–Зәбир як-ягына каранып алды, беркем дә юк.
–Мин монда, синең аяк астыңда бит. Мин – Күбәләк.
–Чыннан да, күлләвектә канатларын җәеп күбәләк ята, имеш. Нишләптер ул суга егылып төшкән, ә аннан ул очып китәлми инде. Зәбир гадәти булмаган күбәләкне сак кына күтәреп алды, канатлары кипсен дип аңа җылы тын өрде. Аннары, учын ачкан иде,
күбәләк очты да китте. Тик, шул мәлдә бер сүз әйтеп өлгерде.
Күбәләкнең сөйләшә белүенә Зәбир гаҗәпләнмәде. Төштә кеше ни күрсә дә гаҗәпләнми бит, ә малай боларның барысын да төштә күрәм , дип уйлый башлаган иде инде. Шулаен шулай, тик барыбер атларга кирәк, кешеләр янына килеп чыгарга кирәк. Бая нәрсә уйлый иде әле ул, үзенең гаепләрен саный идеме. Андый хәлләр дә булган икән шул. Бермәлне малайлар белән кинога барырга уйладылар, өйдә кеше юк иде, Зәбир сорамый гына әтисенең кесәсеннән акча алды. Бу урлашуга керәме? Соң, әтисе аңа барыбер биргән булыр иде бит! Аннары күп акча түгел, белми дә калды ул. Шулай Зәбир үзен аклаган булды, ләкин күңеле бик үк тынычланмады, барыбер уңайсыз иде. Кеше кесәсенә керү юньле эш түгел инде. Малайның борчулы уйларын яңа тавыш бүлдерде. Бу юлы ул көчлерәк, аз гына калынрак иде.
–Ярдәм ит миңа, малай. Узып китмә, зинһар, коткар мине! Зәбир як-ягына каранды, аны-моны күрмәде, ә тавыш янә шетелде.
–Мин, куе үлән арасында, агач төбендә.
Малай үләннәрне аерып караган иде, кош баласын табып алды. Әле ул сап-сары, кечкенә иде, оясыннан егылып төшкән. Зәбир, күбәләкне җылыткан шикелле, кошчыкны да җылытты һәм, агач башына менеп, аны оясына салып куйды.
– Хуш, сау бул,– диде ул кошка, кешегә эндәшкән шикелле.
– Сау бул, малай. Икәү булды.
Зәбир тагы да гаҗәпләнде: нәрсә икәү булды? Монда әллә ничек, берсе дә безнеңчә түгел, һични аңлап булмый. Их, тизрәк кайтасы иде. Үч иткәндәй, я күбәләге, я бу кошы юлны бүлдереп тора бит әле. Өйдә малайның гаепләре булса да тиргәүче булмады, ә монда намусыңны тапмасаң, кайта алмыйсың дип торалар. Тагы нинди хилафлык кылганы бар соң аның? Бер тапкырында ул дәрескә контроль эшне эшләми барды, чирле булдым, дип ялганлады укытучы апасына. Юньле кеше укытучыны алдыймыни инде, менә монысы чыннан да оятсызлык.
–Коткар мине, малай! Мин монда. Тизрәк ярдәм ит!
Тагы да тавыш. Монысы көчлерәк ишетелә, кызлар тавышына охшаган. Зәбир шунда ләмгә баткан болан баласын күреп алды. Нишләп монда килеп кергәндер, инештән су эчәм дисә, башка урын бетмәгән. Ярый менә Зәбир килеп чыкты. Болан баласын көчкә тартып чыгарды малай, хайванкаең тәмам йөдәгән, көчкә басып тора иде. Ләкин аңа бик тиз хәл керде.
– Бу инеш күлгә коя, шунда бар. Өчәү булды, – диде дә болан чаптырып китеп тә барды.
Кызык, биредә барысы да көтмәгәндә килеп чыга һәм көтмәгәндә күздән югалып куя. Инеш буйлап малай чак кына атлаган иде, алдында зәңгәр күл пәйда булды, ә ул ерактан күренми иде бит... Алай гына түгел, су буенда баягы, шул ук бабай утыра икән.
Әллә күле дә шул укмы? Юк, монысы икенче күл, камышлары селкенми, дулкыннар йөгерми, тып-тын.
–Килеп җиттеңме? – дип гади генә сорап куйды бабай, әйтерсең дә менә шунда очрашырга алдан сүз куешканнар.
–Килдем. Син дә мондамыни, бабай.
–Алайса, әйт әле, бабай, миңа хәзер нишләргә? Мин Кайтмас урманында адаштым, кайда икәнемне белмим.
–Син адашмадың, син туры юлдан киләсең.
–Мин сине аңламадым, бабай. Бу урманга кермә, кире кайта алмассың, дин үзең әйттең бит. Аннары мин язу күрдем...
–Барысы да дөрес,– диде бабай, Зәбирне юатып. –Ләкин мин сиңа намусын югалткан кеше кайтмас дидем, ә син намусыңны таптың. Син өч игелек эшләдең, шуның белән өч гаебеңне җуйдың, намуслы булдың, аңладыңмы?
–Аңладым,– диде Зәбир, юньләп берни аңламасам да.
–Бик яхшы. Ә кайтуы җиңел, йөгер кирегә, ләкин танышларыңа сәлам әйтергә онытма. Син намуслы кеше бит!
Зәбир озак уйлап тормады, бабайга ышанып, тиздән бу тылсымлы урманнан чыгасын уйлап, йөгерә-атлый кайтырга ашыкты.
–Сәлам, болан баласы, исән бул! – дип кычкырды ул баягы инеш аркылы чыкканда.
–Сәлам, кошчыгым минем. Исән бул, тизрәк үс! – диде ул кош баласын коткарган урында.
– Сәлам, күбәләк. Сак бул, башкача егыла күрмә,–диде ул ал күбәләкне учында җылыткан урында.
Шулай дип кенә әйткән иде, каршыда тау куышы күренде. Зәбир хәзер курыкмыйча алга атлады. Кинәт аңа нидер булды, күз аллары караңгыланды, каядыр очкан шикелле булды, ә күзен ачып караса, таныш урында утыра, имеш.
–Син кайда йөрисең? Без сине кайчаннан бирле кычкыра-кычкыра эзлибез,– дип каршы алды аны Камил белән Ринат.
Зәбир дусларына җавап биреп тормады. Ул серле елмая иде. Чөнки ул хәзер белә: намуслы булу, кешеләргә, дөньяга игелек эшләү адәм баласына шатлык, бәхет китерә икән.