Кыз тиз генә кошчыкның аягын бәйләде дә, алдына ипи кисәге белән су куйды. Инде берничә көн ризык күрмәгән чыпчык (яралануы да шул сәбәпле булды ич) комсызланып ашарга тотынды. Кыз шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Йөгертеп кенә бодай орлыклары алып килеп, тартма эченә сипте. Тиздән тамагы туйган, җылынган, авыртуы бераз басылган кошчык изрәп йоклап та китте. Фәридә сак кына аның өстенә кулъяулык ябып куйды.
Өй эшләрен сорап кергән күрше кызы Дилә кошчыкны күреп: “Тапкансың эш, матуррак берәр кош булса бер хәл инде, бу бигрәк ямьсез ич!” – диде. Фәридә аңа гаҗәпләнеп карады да: “Булса соң, кошлар безнең дусларыбыз, чыпчык-ның да җаны бар, аның да яшисе килә. Бәлки ул башка кошларга караганда күбрәк файда китерәдер әле”!– диде һәм үзенең көндәлек эшләренә чумды.
Иртән уяну белән кыз тартма янына йөгерде. Караса –кош күзләрен йомган килеш хәрәкәтсез ята. “Уф, үлгән икән...” дигән уйдан тәне эсселе-суыклы булып китте. Фәридә сак кына бармак очын кошка тидерде. Шулчак ул канатларын җилпеп кызның кулына сикереп менде дә: “Чырык-чырык, кызык-кызык – куркыттым!” дигәндәй чыркылдарга тотынды. Кыз көлеп җи-бәрде дә шаян дустын иртәнге аш белән сыйлады.
Бер атнадан кошның аягы тәмам төзәлеп җитте. Ул тәрәзә аша җимлектә күңелле чыркыл-дашкан кошларга кызыккан кебек карап утыра башлады. Моны күргән Фәридә аның аягына кызыл тасма бәйләде, аннан соң иреккә җибәрде. Ни гаҗәп –чыпчык көн дә тәрәзә каршы-сындагы җимлеккә килә башлады. Аларның дуслыгы шулай дәвам итте.
Бүген Фәридә гадәттәгедән ныграк арып кайтты. Әтисе эштә, әнисе шәһәргә дәү әнисенең хәлен белергә киткән иде. Кыз иртән ачылмый калган тәрәз чаршауларын тартты һәм чәй куеп җибәрде. Ул кайнаганчы бераз гына ятып торырга булды һәм, үзе дә сизмәстән, йоклап китте. Әй татлы да инде ул йокы дигән нәрсә... кыз тәмле төшләр күреп яткан арада, газ плитә-сенең өстенә үк төшеп торган чаршауга ут капты. Капты да бик тиз югарыга үрмәләде. Җимлектә сыйланып утыручы таныш чыпчык моны күреп борчыла башлады. Ул ары-бире сикергәләде, үзенчә чыркылдады, ләкин берәү дә күренмәгәч, форточка аша өйгә очып керде. Йоклап яткан Фәридәнең баш очына ук кунып: “Чырык-чырык, чырык-чырык!”– дип ачуланып сайрады. Ә кыз төшендә җилкәсенә утырган дусының :”Чыгыйк-чыгыйк, чыгыйк-чыгыйк!”– дип үзен кайдадыр чакыруын күрде, йөгереп чыкмакчы булып, сикереп торды. Ни күрсен – тәрәз яңаклары яна башлаганлыктан, өйне төтен баскан, ә явыз ут стеналарны ялмап булаша...
Икенче көнне ул үзе белән булган хәлне иптәшләренә дә сөйләде. Дилә башын чайкап “Карале, гади кош нинди зур бәладан коткарган!” – диде.