

Махсус хәрби операция яугирләре һәм аларның гаилә әгъзалары «Хокукый ярдәм» федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС) һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүсез квалификацияле юридик ярдәм алырга мөмкин.
Төзәтмәләр гаризалар буенча карар кабул итү срокларын төгәлләштерә. Карарлар гариза алынган көнне, ә ведомствоара гариза кирәк булганда — гариза теркәлгән көннән алып 5 эш көне эчендә кабул ителә. Төзәтмәләр шулай ук БР Дәүләт юридик бюросы эшчәнлеге тәртибенә кертелә.
«Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре Башкортстан законнары нигезендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә, шулай ук махсус операциядә катнашкан затларга телдән һәм язма формаларда консультацияләр бирә», — диелә документта.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.