Барысы да Жиңү өчен
29 Сентября , 15:47

Алар дошманнан курыкмый

БПЛА операторы булып хезмәт итүче якташыбыз белән интервью.

Алар дошманнан курыкмыйАлар дошманнан курыкмый
Алар дошманнан курыкмый

 Интернет челтәрләрендә тактика һәм дроннар турында мәкаләләр күп, ләкин алар белән идарә итүче кешеләр турында бик аз. Алгы сызыкта БПЛА операторының эше ничек бара? Ул РЭБ астындагы аппарат белән элемтәне югалткан очракта нишли, секунд эчендә карарларны ничек кабул итә? Без СВО зонасында оператор булып хезмәт итүче якташыбыз белән сөйләштек. Әлеге вакытта ул ялга кайткан. Аңа 24 яшь. Үзн белән ныклап таныштырудан баш тартты.

Аның сөйләгәннәре дроннар белән ничек идарә итү турындагы теория генә түгел, ә көндәлек көрәш, стресс, җаваплылык һәм заманча сугышның биеклектән ничек күренүе турында.

"Күпләр оператор булуны видеоуенда уйнаучы егет дип күз алдына китерә. Чынбарлык бик җитди, алдагы адымыңны уйлап эш итә белгәнне таләп итүче җаваплы хезмәт ул. Син техника, разведка мәгълүматлары, һавадан карап торып, егетләрнең тормышы өчен җавап бирәсең. Антеннаны көйләүдә хата яки бер секундлык буталчыклык бик кыйммәткә төшәргә мөмкин", - дип башланды якташыбыз белән бу әңгәмә.

–Сезнең көнегез ничек башлана? Иртәнге "развод" бармы?

–Көн һәрвакыт диярлек караңгы иртәдән башлана. Бүлекчәнең күпчелек егетләре зарядкада булганда, безнең, операторларның – үз тормышы. Командир янына җыелабыз, ул көнгә бурычлар куя: нинди районнарны күзәтү, нинди юнәлешләрне алгы планга алу, беренче кая бару планлаштырыла. Бу «тегеннән-моннан күзәткәләп кил» генә түгел. Бу конкрет квадрат метрлар, аларны, күзне алмыйча, сәгатьләр буе күзәтергә кирәк.

–Сезнең эш "нокта"гыз нинди, кайда?

–Идеаль урын окоп дип әйтеп булмый. Бу урын синең өчен ышык та, һәм антенналар өчен ачык җир дә булырга тиеш. Гадәттә бу ниндидер ярым җимерек бина, антеннасы тышкы якка чыгарылган подвал яки махсус җиһазландырылган урын булырга мөмкин. Иң мөһиме - маскировка һәм тиз генә качарга мөмкинлек булсын. Янәшәдә Һәрвакыт запас аппаратлар, пауэрбанклар, язманы анализлау өчен ноутбук булган сумка ята.

–Дрон белән идарә итү гел тыныч мохиттә үтми, билгеле. Стресс белән ничек көрәшәсез?

–Төрлечә. "Күзәтүче синдромы" да еш була. Син йөзенче тапкыр экран аша бер үк кырны, чокырларны, җимерек урыннарны күрәсең, ә аннары кадрга кешеләр эләгә... Кайчак үзеңне монда түгел, ә шул урында кебек тоясын. Авыр очышлардан соң, бигрәк тә эләгүләр булса, төнен йоклавы кыен. Үзеңнең бөтен хәрәкәтләреңне яңадан уйлыйсың, шул хәлне башыңнан кабат үткәрәсең. Онытылырга егетләр ярдәм итә. Без үзара сөйләшәбез. Монда булмаган кеше аңламас та моны. Үзара сөйләшү - төп психологик ярдәм.

–Шулай да, бу эштә иң авыры нәрсә?

–Синең мәгълүматларың артиллерия яки штурмовиклар өчен приказ булуын аңлау. Син - дошманны беренче күргән кеше. Синең төгәллегеңнән һәм игътибарлылыгыңнан эшнең нәтиҗәсе тора. Бу теләсә нинди физик арыганлыкка караганда көчлерәк басым ясый торган гаять зур җаваплылык.

–Свода БПЛА операторы булырга теләүчегә төп киңәшләрең нинди булыр?

– БПЛА операторы булу өчен Ватанга хезмәт итү һәм ярату теләге кирәк. Һәркайсын өйрәтерләр. Өстәвенә, хәзерге буын компьютерлар, башка гаджетлар белән куллана белә. Егетләрнең хәтерләре яхшы, күзләре үткен, бармаклары оста. Шулай булгач, алар талантлы дрон операторы булырга сәләтле.Алгы сызыкта бүлекчәләрдә Башкортстан егетләре, яшь патриотлар бик күп, дип билгеләп үтәм. Аларга мотивация бирелгән һәм илгә хезмәт итәргә әзерләр. Дөресен генә әйткәндә, алар сугыштан,  дошманнан курыкмый.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас