Барысы да Жиңү өчен
22 Сентября , 09:25

Награда хуҗасын тапты

Бакалы районының Бакалы авылы егете Линур Латыйпов яу кырындагы каһарманлыгы өчен хөрмәтләнде. Кыю рухлы якташыбызга «Батырлык өчен» медале тапшырылды. 

Награда хуҗасын таптыНаграда хуҗасын тапты
Награда хуҗасын тапты

Бу хакта Бакалы районы хакимияте башлыгы Олег Ефимов хәбәр итте:

— Хәрби комиссар менән берлектә яҡташыбыз — Бакалы авылы егете Линур Латыйповка махсус хәрби операциядә катнашуының хәрби наградасын тапшырдык, — дип язган муниципалитет җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә.

Линур 2024нче елда үз теләге белән РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юлланды. Ул миномет батареясында өлкән төзәүче буларак хезмәт итте, үзен грамоталы һәм кыю яугир итеп күрсәтеп, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Кызганычка каршы, хәрби хәрәкәтләр барышында ул авыр җәрәхәтләр алды һәм демобилизацияланды.

Ил буйлап госпитальләрдә озак дәвалану һәм реабилитация үтүе инде артта калды. Бүгенгесе көндә Линур тулысынча тернәкләнде һәм инде тыныч тормышта планнар кора: Башкортстан Республикасының сәнәгать объектларын саклау буенча «БАРС» отрядында хезмәт итү мөмкинлеге белән кызыксына.

— Районыбызда шундый каһарман рухлы, туган илен һәм җирен яраткан кешеләр булганда, без тыныч булалабыз, — ди Олег Алексеевич.

Хезмәтең өчен рәхмәт, Линур! Ныклы саулык, уңышлар һәм бары тик изгелекләр телибез!

Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Награда хуҗасын тапты
Награда хуҗасын тапты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас