Барысы да Жиңү өчен
21 Сентября , 16:25

Хәрбиләрнең балаларына хәстәрлек күрсәтеп

Башкортстанда махсус хәрби операция яугирләренең гаиләләре балалар бакчасы өчен ата-ана түләвеннән азат ителде. 

Хәрбиләрнең балаларына хәстәрлек күрсәтепХәрбиләрнең балаларына хәстәрлек күрсәтеп
Хәрбиләрнең балаларына хәстәрлек күрсәтеп

Хәзер махсус хәрби операция яугирләре, «БАРС» подразделениесе хәрбиләренең гаиләләре балалар бакчасы түләми. Тиешле карарны республика Хөкүмәтендә имзаладылаө

Социаль ярдәм чарасы Башкортстан территориясендә яшәүче РФ гражданнарына бирелә. Документ нигезендә, балалар бакчалары өчен ата-ана түләвеннән азат ителү хокукына ия категорияләр исемлеге киңәйтелгән.

Гражданнар исемлегенә түбәндәге категорияләр кертелгән:

1. Махсус хәрби операциядә катнашучы (катнашкан) затлар, хәрби бурычларны үтәүгә булышлык итүчеләр;
2. Русия территориясенә Кораллы бәреп керүне кире кагуда катнашучылар;
3. 2014нче елның 11 маеннан башлап Кораллы Көчләр, Донецк Халык Республикасы хәрби формированиеләре һәм органнары, Луганск Халык Республикасындагы халык милициясе составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар;
4. РФ Оборона министрлыгының «БАРС» бүлекчәсенә алынган затлар;
5. МХО зонасында имгәнүләр яки авырулар алган гражданнар;
6. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган яки РФ гражданлык законнары нигезендә аларны вафат, дип игълан итү көненә кадәр хәбәрсез югалган затларның балаларының ата-аналары (законлы вәкилләре).
Ярдәм чарасы хәрби хезмәт узу турында контрактлар төзү датасына һәм урынына бәйсез рәвештә күрсәтелә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда МХО катнашучыларына һәм ветераннарына, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итүнең 50дән артык чарасы эшләнгән һәм гамәлдә. Алар исәбенә белем һәм дәвалау, шулай ук фронттан өйгә кайтучы ир-атларны эшкә урнаштыру, аларны реабилитацияләү һәм социализацияләү мәсьәләләре керә.
 
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 
Хәрбиләрнең балаларына хәстәрлек күрсәтеп
Хәрбиләрнең балаларына хәстәрлек күрсәтеп
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас