Барысы да Жиңү өчен
20 Сентября , 12:29

Үз эшеңне ач

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда СВОда катнашучылар өчен бизнес оештыруда яңа ярдәм чаралары булдырырга боерык бирде.

Үз эшеңне ачҮз эшеңне ач
Үз эшеңне ач

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда СВОда катнашучылар өчен бизнес оештыруда яңа ярдәм чаралары булдырырга боерык бирде. Бу турыда республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов парламентның чираттан тыш 35 нче утырышында хәбәр итте.

Бу программа бизнес-инициативаларны софинанслауны күз уңында тота. Хәрбиләр әлеге вакытта СВОда хезмәт итеп, шул ук вакытта бизнес белән дә шөгыльләнә алмый. Нигездә, үз эшләрен хезмәт итеп кайткан ветераннар ача.

Икенчедән, программаның шартлары буенча, әлеге вакытта СВОда булган яугирләр кайткач үз эшен ачып җибәрер өчен программага кушыла һәм махсус исәпкә акча җыя ала. Программа шартларына ярашлы, акча җыйган очракта банктан өстәмә процентлар һәм төбәк премияләре карала.

«Ярдәм инфраструктурасы “Мой бизнес” үзәк базасында, “Ватанны саклаучылар” дәүләт  фондында һәм СВО ветераннары ассоциациясендә урнашачак. Бүген мондый үзәкләр 38 муниципалитетта  бар. Ел азагына кадәр ул бөтен район һәм шәһәрдә булачак. СВО яугирләренә артык бюрократиясез, Уфага барып тормый гына үз районнарында ярдәм алу мөмкинлеге туа.

Ярдәм инфраструктурасы комплекслы һәм дүрт юнәлештә булачак.

Башта СВО яугирләре эшкуарлыкка диагностика үтәчәк. Бу күңелләренә нинди бизнесның нинди юнәлеше якын булуын ачыкларга ярдәм итәчәк. Аннан алар өчен укулар оештырылачак. Уку барышында һәркем үзенең финанс мөмкинлекләренә карап бизнес-план эшли. Әлеге вакытта агросәнәгать, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә берничә әзер бизнес-план бар: анда проектның хакы, персонал, җиһазлар, дәүләт ярдәмнәре һәм планлаштырылган керем күрсәтелгән.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас