Барысы да Жиңү өчен
20 Сентября , 11:42

Ярдәм чаралары арта

Башкортстанда СВОда катнашучыларның, шулай ук “БАРС” төркеме яугирләренең гаиләләре өчен тәгаенләнгән ул.

Ярдәм чаралары артаЯрдәм чаралары арта
Ярдәм чаралары арта

Башкортстанда СВОда катнашучыларның, шулай ук “БАРС” төркеме яугирләренең гаиләләрен балалар бакчаларындагы ата-аналар түләвеннән азат итәчәкләр. Бу турыдагы карарга республика Хөкүмәтенең премьер-министры Андрей Назаров кул куйды.

Бу ярдәм чарасы республикада яшәүче РФ гражданнарына кагыла. Яугирнең кайда һәм нинди шартларда контракт төзүе мөһим түгел.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда СВОда катнашучылар өчен 50 дән артык дәүләт ярдәме эшли.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас