Барысы да Жиңү өчен
19 Сентября , 03:24

Дүртөйленең батыр кызы ак халатны хәрби формага алмаштырган

Дүртөйле районы хакимиятендә муниципалитет башлыгы Риф Йосыпов «Ландыш» позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты. Тыныч тормышта хәрбинең исеме Айсылу.  

Дүртөйленең батыр кызы ак халатны хәрби формага алмаштырганДүртөйленең батыр кызы ак халатны хәрби формага алмаштырган
Дүртөйленең батыр кызы ак халатны хәрби формага алмаштырган

Риф Сәгъдәтулла улы әйтүенчә, Айсылу егерме елдан артык шәфкать туташы булып эшләгән. Ә  2024 елда кыю хатын-кыз СВО зонасында хезмәт итү өчен Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую турында аңлы карар кабул иткән. «Ландыш» әлегә кадәр алгы сызыктагы яугирләргә медицина ярдәме күрсәтүен дәвам итә.

«Ландыш»ны өендә ике кызы көтә. Олысы инде студент, кечесе — өлкән сыйныф укучысы. Алар әниләренең карарын тиешле итеп кабул иткән, аңа ярдәм итәләр, бер-берсенә ныклы таяныч һәм мөстәкыйль тормышка беренче адымнарын ясыйлар», — дип яза социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә Риф Йосыпов. 

Хәзер Айсылу кыска вакытлы ялга кайткан һәм балалар белән вакыт үткәрә.

Район башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы шәфкать туташына фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен тирән рәхмәтен белдергән һәм тизрәк туган Җиңү белән кайтуын теләгән. 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Дүртөйленең батыр кызы ак халатны хәрби формага алмаштырган
Дүртөйленең батыр кызы ак халатны хәрби формага алмаштырган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас