Барысы да Жиңү өчен
18 Сентября , 03:00

Хәрби бурыч уку белән янәшә тора

Бәләбәйдә туып үскән Григорий, хәзер инде «Хакер» кушаматлы хәрби хезмәткәр, СВО зонасында БПЛА идарәсендә үз бурычын үти.

Хәрби бурыч уку белән янәшә тораХәрби бурыч уку белән янәшә тора
Хәрби бурыч уку белән янәшә тора

Бәләбәйдә туып үскән Григорий, хәзер инде «Хакер» кушаматлы хәрби хезмәткәр, СВО зонасында БПЛА идарәсендә үз бурычын үти.

Григорий ,  мәктәпне тәмамлаганнан соң, гидравлик машиналарны, гидроприводларны һәм гидропневмоавтоматиканы эксплуатацияләү буенча квалификация алган. Мобилизациягә кадәр механизатор булып эшләгән.

–Ни өчен нәкъ менә БПЛА взводын сайладыгыз?

–Повестка килгәч, военкоматка киттем. Үз теләгем белән БПЛА взводына язылдым. Аны сайлавым технологияләр, яңа техник карарлар һәм заманча сугыш алып бару чаралары белән кызыксынуыма бәйле. Бүген пилотсыз очкычлар — техника гына түгел, ә заманча сугышның иң мөһим инструментларының берсе.

–Сезнең подразделение нинди бурычлар башкара?

–Безнең  бурычлар спектры киң. Дроноводлар разведка үткәрә, ударларны төзәтәләр, FPV-дроннар һәм самолет тибындагы аппаратлар кулланалар. Моннан тыш, пилотсыз очкычлар ЛБСка провизияләр китерү һәм эвакуация вакытында ярдәм итү өчен актив кулланыла.

–Хәрби бурычыгызны үтәү белән параллель рәвештә югары белем дә аласызмы?

 –Әйе, мин “Синергия” университетында "Мәгълүмати куркынычсызлык" юнәлеше буенча укыйм. Инде биш семестр укыдым. Ике семестрдан соң диплом алачакмын. Хезмәт күп вакытны алып торуга карамастан, мөмкинлек булганда укуга басым ясыйм.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас