

Машинага техник хезмәт карау үткәрәләр һәм ул катлаулы шартларда ышанычлы хезмәт итүенә өметләнәләр.
«Безнең район халкының бердәмлеге, битараф булмавы һәм реаль эшләре — алгы сызыктагы егетләр өчен көчле таяныч. Уртак эшкә керткән өлеше өчен һәркемгә рәхмәт», — дип язды Рахмангулов социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә.
Моңарчы да, күптән түгел Стәрлебаш районыннан МХО зонасына шактый зур күләмдә гуманитар йөк җибәргәннәр иде. Якташ хәрбиләргә генераторлар, автомобиль тәгәрмәчләре, җылы кием, электр инструментлары һәм яу кырындагы бурычларны үтәү өчен кирәкле башка кирәк-яраклар илтеп тапшырдылар.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.