

— Бүген безнең өчен мөһим көн. «Башкортстан геройлары» кадрлар программасының беренче агымында уку тәмамланды. Менә шушы залда – аның беренче, әйтергә мөмкин, тарихи чыгарылышы. Безнең программа Русия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылган «Геройлар вакыты» федераль проектының төбәк дәрәҗәсендәге дәвамы булды. Республикабыздан федераль проектта катнашучыларны сез яхшы беләсез. Бүген безнең арада шуларның берсе дә бар. Оскар Эхтибар улы Ситдыйков төбәк Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясен җитәкли, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшен координацияли, — дип ассызыклады Радий Фәрит улы. — «Башкортстан геройлары»нда катнашу өчен конкурс бик югары булды, дип әйтә алам. Русиянең 40тан артык төбәгеннән хәрбиләрдән ике меңнән артык гариза килде. Бу проектка булган зур ышанычны күрсәтә. Финалга 70 иң яхшы катнашучы чыкты – мин сезнең, ягъни укуын һәм стажировкасын тәмамлаучылар турында сөйлим. Бер елдан артык вакыт дәвамында сез заманча законнар, икътисад һәм идарә нигезләрен үзләштердегез. Тәҗрибәле остазлар белән шөгыльләндегез. Хакимият органнарында, оешмаларда һәм предприятиеләрдә стажировка уздыгыз.
Республика Башлыгы кадрлар программасында катнашучыларның барысының да иң авыр сынаулар аша узуын, кулларына корал алып Ватанны яклауларын билгеләп үтте. Алар яу кырларында үзләренең батырлыгын һәм патриотизмын исбат итте.
Катнашучылар республикадагы әйдәп баручы идарә белгечләре җитәкчелегендә стажировкалар узды. Алар белән тәҗрибәле остазлар – хакимият органнары белгечләре, галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, танылган экспертлар һәм консультантлар – эшләде.
Бер ел дәвамында катнашучылар заманча шартларда дәүләт һәм муниципаль идарә практикасы, гамәлдәге законнар, икътисад тармаклары һәм социаль өлкә турында тулы күзаллау алды.
Программа ел дәвамында тормышка ашырылган дүрт көндезге модульне үз эченә алды. Аларның уртак исемнәре: «Дәүләт сәясәте һәм дәүләт идарәсе системасы», «Икътисад һәм финанслар», «Төбәк һәм муниципаль идарә», «Идарәнең заманча технологияләре».
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.