Барысы да Жиңү өчен
13 Сентября , 04:18

Игелек кылу юлында

Безнең халык — максатларына ирешмичә калмый! Тырыш һәм бердәмлек белән көчле без! Бакалы районының Иске Куян авылы волонтерлары да — моның бер ачык дәлиле.

Игелек кылу юлындаИгелек кылу юлында
Игелек кылу юлында

Иске Куян авылы мәдәният йортында мөһим һәм кирәкле эш кайный - монда безнең яклаучылар өчен маскировка челтәрләре үрүләрен дәвам итәләр. Бу гади бер шөгыль генә түгел, ә чын берләшү һәм ярдәм акты.

Авыл җирендә шәхси йорт-кура белән  яшәүчеләр йөз дә бер мәшәкатьләренә карамастан, авыл мәдәният йортына килергә вакыт һәм көч табалар.

Әйтергә кирәк, аларның һәрбер өлеше бәяләп бетергесез. 

Сугышчыларыбыз  көтелмәгән дошман һөҗүме астында, нинди һава торышы булуга карамастан, безне яклыйлар, ә безнең оста куллы халкыбыз аларга челтәрләр ясап ярдәм итә.  Бу егетләребез өчен куркынычсызлык тудырачак, танкларны һәм окопларны капларга ярдәм итәчәк.

Маскировка челтәре белән капланган окопны дошман квадрокоптердан күрми, яшерелгән танклар дошман өчен кар белән капланган калкулыкка әверелә. Маскировка челтәрен үрү җиңелләрдән түгел, шуңа да карамастан волонтерлар челтәр үрү технологиясенең барлык таләпләрен төгәл үтәп эшлиләр. Челтәрнең һәр ячейкасына игелек һәм мәхәббәт хисләре  сеңдерәләр, туган як, җиңүгә омтылыш энергиясе теләсә нинди бронядан да ышанычлырак, дигән өметтә Иске Куянның волонтер апалары.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

 

Игелек кылу юлында
Игелек кылу юлында
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас