Барысы да Жиңү өчен
12 Сентября , 09:22

Зорин исемендәге мәктәпкә «Башкортстан» полкы хәрбиләре килде

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы отпускка кайткан яугирләр даими рәвештә мәктәп балалары һәм студентлар белән очрашалар. Фронттан кайтучы баһадирлар яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә олуг өлеш кертә. 

Зорин исемендәге мәктәпкә «Башкортстан» полкы хәрбиләре килдеЗорин исемендәге мәктәпкә «Башкортстан» полкы хәрбиләре килде
Зорин исемендәге мәктәпкә «Башкортстан» полкы хәрбиләре килде

Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында каһарманы, Благовещен районында туган Сергей Зоринның тууына 115 ел тула. Уфаның герой исемен йөртүче 129нчы урта мәктәбендә дә легендар якташыбызны искә алдылар.

«Башкортстан» мотоукчылар полкының Зорин исемендәге танк батальоны хәрбиләре, шулай ук Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов тантананың мәртәбәле кунаклары булды. Уку йорты укучылары һәм педагоглары милли костюмнарда, чәк-чәк һәм каравай белән хәрбиләрне каршы алдылар, шуннан соң барысы да грант ярдәме белән оештырылган мәктәп музеена юнәлделәр.

 — Бүген мәктәбебез өчен үзенчәлекле көн, без кадерле кунакларыбызны — «Башкортостан» полкының Сергей Зорин исемендәге танк батальоны хәрбиләрен зур шатлык һәм дулкынлану белән каршы алабыз, — диде укытучы Варвара Целоусова.

 

Ул билгеләп үткәнчә, аларның уку йорты өчен Сергей Зорин исеме — батырлык, кыюлык, рухи көч һәм Ватанга мәхәббәт символы.

 — Нәкъ менә бүген, аның 115 яшен тутырган көнне, Ватанны саклап, Ватанга хезмәт итүләрен дәвам итүчеләр белән очрашуыбыз аеруча символик, — дип билгеләп үтте мөгаллимә. — Безнең очрашуыбыз — үткән һәм хәзерге заманның, хәтернең һәм заманчалыкның тере бер-берсенә кагылышы, ул тарихның өзелмәс җебе һәм аның лаеклы дәвамы.

«Башкортстан» полкының Сергей Зорин исемендәге танк батальоны командиры Александр Сопин укучыларга үзенең хәрбиләрен – чын геройларын тәкъдим итте.

«Башкортстан» 31нче мотоукчылар полкы командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары Рөстәм Шаһабетдинов укучыларга хәрби частьнең танк бүлекчәсе турында сөйләде, анда барысы да зур гаилә кебек икән. 

Чараның рәсми өлешеннән соң очрашу әдәби кунак бүлмәсендә дустанә әңгәмә форматында дәвам итте, анда мәктәп укучылары һәм педагоглар танкистларны киләчәк һөнәри бәйрәмнәре – быел 13 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Танкистлар көне белән котладылар.

«Моложёжная газета» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

 

Зорин исемендәге мәктәпкә «Башкортстан» полкы хәрбиләре килде
Зорин исемендәге мәктәпкә «Башкортстан» полкы хәрбиләре килде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас