Барысы да Жиңү өчен
6 Сентября , 06:59

«Физрук» югары дәрәҗәдәге наградага лаек булган

Архангель районыннан «Физрук» позывнойлы яугир мәртәбәле бүләккә – генерал Шәйморатов медаленә лаек булды. Бүләк аның батырлыгын һәм антына тугрылыгын тану булуын да ассызыклады район башлыгы Айрат Сәетгалин.

«Физрук» югары дәрәҗәдәге наградага лаек булган«Физрук» югары дәрәҗәдәге наградага лаек булган
«Физрук» югары дәрәҗәдәге наградага лаек булган

 

Хәрби мондый позывнойны очраклы гына сайламаган. Физик культура укытучысы сыбызгысын формага алмаштырганчы, ул район мәктәпләренең берсендә физик культура дәресләрен укыткан. Ә 2023нче елда Архангель районында яшәүче РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.

Бүгенгесе вакытта «Физрук» махсус билгеләнештәге 116нчы аерым бригадада, Салават Юлаев исемендәге икенче батальонда хезмәт итә. Миномет расчеты составында бик катлаулы хәрби бурычларны үти. Педагогик тәҗрибә эзсез үтми: иптәшләре өчен җаваплылык һәм корычтай нык ихтыяр көче аның алгы сызыктагы төп юлдашларына әверелә. Хәрби хезмәт вакытында «Физрук» үзен гадәттән тыш сабыр һәм дисциплиналы кеше итеп күрсәткән. 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

«Физрук» югары дәрәҗәдәге наградага лаек булган
«Физрук» югары дәрәҗәдәге наградага лаек булган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас