

Башкалабыз Уфада «Защитник» үзәге эшли. Анда хәрби хезмәткә контракт төзүгә кандидатлар шактый күп. Булачак хәрбиләр медицина комиссиясе үтә. Пилотсыз очкычлар операторлары булырга теләүчеләр өстәмә рәвештә тест биремнәрен үти. Алар нормага тиешле вакытка сыешудан тыш, дөрес һәм төгәл җаваплар да бирергә тиешләр. Шундый егетләрнең берсе белән якыннан танышабыз.
Яңавыл районыннан Никита нефть колледжында укыганнан соң, бер ел армиядә хезмәт итеп, 2026 елның маенда өйенә кайткан. Срочный хезмәтне Мәскәү өлкәсендә артиллерия гаскәрләрендә үткән. Егет мылтык, пистолет, автоматтан атарга, гранаталар ташларга өйрәнгән. Гаубицадан да атып караган. Никитага үзебезне кызыксындырган сорауларны бирәбез.
—Никита, БПЛАда сине ни-нәрсә кызыксындыра? Аны очырып караганың булдымы?
—Аны җыю да, очырып җибәрү дә миңа кызыклы. Аны очырып караганым да булды.
—Компьютер уеннары белән дә танышсыңдыр инде?
—Элек уйнап караганым булды. Уеннар очырулар, танк белән идарә итүгә бәйле иде. Ул уеннардан ниндидер файдалы нәрсә алуы авыр. Күптән түгел яңа симуляторлар чыкты, аларда компьютердан дроннар белән идарә итәргә мөмкин. Аларны күрдем, ләкин уйнап караганым булмады. Алар ярдәмендә күнекмәләр алып була. Дрон операторлары тиз реакция һәм яхшы моторикага ия булырга тиеш.
—Армиягә кадәр нинди мавыгуларың булды?
—Тренажер залына йөрдем, мотоспорт белән шөгыльләндем, дүрт ел тхэквондога йөрдем.
—Никита, армия хезмәте сине СВО зонасында тиз үзләштерергә ярдәм итүче нәрсәгәдер өйрәттеме?
—Хәрби уставны, звание буенча өлкәннәр белән аралаша, командирлар приказларын үти беләм.
—Контракт төзү карарын озак кабул иттеңме?
—Срочный службага кадәр үк башта уйлар туган иде инде.
—СВОга китү карарын кабул итүеңә өйдәгеләр ничек карады?
—Ике сеңелем һәм бер энем бар. Гаиләмә булышасым килә. Әтиебез миңа 6 яшь булганда дөнья куйды. Әнием минем карарны боегып кабул итте. Очрашкан кызымның да минем белән аерылышасы килми.
Никита СВОга бергә тхэквондо белән шөгыльләнгән, аннан соң нефть колледжында бергә укыган дусты һәм классташы Булат белән китәчәк. Алар бер-берсенең ярдәмен тоялар һәм сугыш шартларында хәрби хезмәткә яраклашу бергә җиңелрәк булачак дип саныйлар. Егетләр БПЛА күнекмәләрен үзләштереп, аларны Ватан иминлеге хакына кулланырга өйрәнәчәк.
Исән йөреп, сау кайтыгыз, кыю егетләребез!
«Общественная электронная газета» буенча.