Барысы да Жиңү өчен
21 Августа , 16:18

Башкортстанда СВОда катнашкан алты фермер 29 млн сум алачак

Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы «Агромотиватор-2026»грантына конкурста СВО катнашучылары арасыннан җиңүчеләрне атады.

Башкортстанда СВОда катнашкан алты фермер 29 млн сум алачакБашкортстанда СВОда катнашкан алты фермер 29 млн сум алачак
Башкортстанда СВОда катнашкан алты фермер 29 млн сум алачак

Республиканың яңа гына эшли башлаган алты фермеры махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан 29,3 млн сумлык дәүләт ярдәме алачак. "Агромотиватор" гранты авыл хуҗалыгында үз эшен ачарга яисә булган ферманы үстерергә теләгән СВО катнашучыларына һәм ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Грант акчаларына авыл хуҗалыгы техникасы, терлекләр, орлыклар, үсентеләр һәм кирәкле фермерлык җайланмалары сатып алырга мөмкин. Шулай ук шартлар буенча яңа даими эш урыннары булдырырга кирәк», — дип аңлатты Хөкүмәт вице-премьеры — БР Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. 2026 елда конкурста катнашу өчен барлыгы 14 гариза кергән. Конкурс комиссиясе каршында проектларны яклауга 12 дәгъвачы кертелде, шуларның алтысы грант иясе булды. «Агромотиватор» гранты бер мәртәбә бирелә. Аның минималь күләме 3 млн сум тәшкил итә. Эре мөгезле терлек һәм (яисә) вак мөгезле терлек үрчетүгә юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыруга 7 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин. 5 млн сумга кадәр — башка эшчәнлек төрләренә юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыруга. Үз акчаларының күләме проект бәясенең 10% тан да ким булмаска тиеш.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас