Барысы да Жиңү өчен
9 Августа , 17:50

Бер көндә – ике туй

Яңавыл ЗАГСында бер көнне махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан ике яугир никахларын теркәгән.

Бер көндә – ике туйБер көндә – ике туй
Бер көндә – ике туй

 

“Байрактар” белән “Танкист” позывнойлы ике яугир дә фронтның алгы сызыгында хезмәт итә. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә район хакимияте башлыгы Салават Гильмиев язып чыккан.

Яугирләрнең беренчесе СВО башланганнан алып беренче көннәрдән үк фронтта. Ул күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу”, “За боевые отличия” медальләре, 1 һәм 2 дәрәҗә “За воинскую добелсть” медале, 4 дәрәҗәдәге Георгий тәресе белән бүләкләнгән.

Икенче яугир 2022 елның 29 сентябрендә мобилизация кысаларында фронтка юллана. Ул шулай ук яуда күрсәткән батырлыклары өчен Жуков медале һәм генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән.

“Бүген кыю яугирләрнең язмышында иң матур көн – бүген аларның туйлары. Икесе дә яраткан сөйгәннәренә өйләнә. Туйдан соң икесе дә фронтка әйләнеп кайтачак, тормыш иптәшләре ирләрен тугрылык һәм намусларын саклап көтәчәк”, - дип язган хакимият башлыгы.

Чыганак: bashinform.ru

Бер көндә – ике туй
Бер көндә – ике туй
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас