

"Хәзер махсус хәрби операция зонасыннан кайткан ватандашларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә, медицина һәм юриспруденция ягыннан ярдәм күрсәтелә. Республикада, федераль чараларны да кертеп, барлыгы 100 ярдәм чарасы гамәлдә, - диде Руслан Хәбибов. — Һичшиксез, фикер алышуны һәм эшләп бетерүне таләп итә торган мәсьәләләр бар, һәм алар Хөкүмәт, башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар командасында хәл ителә".
Уфа шәһәр Советы башлыгы Марат Вәсимов һәм башкала администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Шәрипов депутатларның гуманитар конвойга ярдәм җыюда актив катнашуын әйттеләр. Махсус операциядә шәһәрнең 15 меңгә якын кешесе катнаша,аларның 800 - инде өйләренә кайткан. Уфа җитәкчелеге республика хакимиятенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Шулай һәр хәрби хезмәткәр һәм ветеран кайгыртучанлык сизсен өчен ярдәм чараларын арттыруны вәгъдә иттеләр.
"Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина билгеләп үткәнчә, Уфада төп ресурслар тупланган һәм дәүләт фонды филиалының ике бүлеге актив эшли.
Уфа администрациясе башлыгы урынбасары Искәндәр Саньяров хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары белән шәһәрдә башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәрби әзерлек һәм яу кыры зонасында хезмәт итү урыннарына Уфадан 78 гуманитар конвой китерелгән.
Моннан тыш, Уфаның һәр районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча хакимият башлыклары каршында ведомствоара комиссияләр булдырылган. Моңа кадәр Уфа мэриясендә МХО ветераннарына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре турында Рөстәм Шәрипов МХО ветераннарының Республика Ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков Русия Федерациясе Герое Васил Ямалетдинов белән фикер алышкан иде.
"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.