

Чакмагыш районының Тайняш авыл Советы биләмәсенең бәләкәй генә Сары-Айгыр авылында ата-анасының таянычы булып туган ир бала барлык авыл эшен дә җигелеп эшли. Булганның кадерен белү, һәм туган якка вә җиргә мәхәббәте батырлык кылырга зур этәргеч ясый. Фларит Фәнил улы, махсус хәрби операциянең иң кайнар ноктасында ут эчендә хезмәт итә. Якташыбызның батырлыгы «Махсус хәрби операция катнашучысы» медале белән бәяләнде.
Шулай ук каһарман җанлы якташыбыз үзе хезмәт иткән часть командованиесе тарафыннан Мактау грамоталары белән дә билгеләнгән. Тырыш, эшсөяр һәм ватанпәрвәрлек үрнәге булган авылдаш белән горурланмаучылар да сирәк.
Әлбәттә, Фларит Фәнил улының башка яугирләребез шикелле исән-имин туган якларына Җиңү яулап кайтуын һәм Сары-Айгыр урманы янына урнашкан мәһабәт йортында якыннары, гаиләсе белән шаулатып-гөрләтеп яшәвен телисе килә.
Туган яктан еракта Ватан кушкан бурычны үтәүче якташларыбыз тынычлык урнаштырып, гаиләләре янына исән-сау кайтсыннар иде. Тыныч тормышның, тыныч хезмәтнең кадерен белеп яшик.
Юлай НИЗАЕВ.