Әлеге олы куанычлы яңалык белән Бакалы районы хакимияте башлыгы Олег Ефимов уртаклашты.
«Бу мәртәбәле бүләк артында приказдагы бер җөмлә юл гына түгел. Ул үз эченә батырлык, ныклык һәм чын корычтай характер кебек мәгънәләрне ала. Динар — Бакалы районы социаль приютында тәрбияләнүче. Ул 2024нче елның августыннан махсус хәрби операциядә катнаша. Шул вакыт эчендә ул өч тапкыр яралана, ләкин дәваланып терелгән саен сафка кайта. Сынмады, чигенмәде — хәрби бурычын намус белән үти.
Медальнең исеме үзе өчен сөйли — «Батырлык өчен», — дигән муниципалитет җитәкчесе.
Шулай ук Олег Алексеевич якташ батырга тәбрикләү сүзләрен ирештергән.
«Динар да үз хезмәте белән аңа лаек икәнен исбат итте. Чын күңелдән каһарманыбызны лаеклы бүләге белән котлыйм! Аңа нык сәламәтлек, рухи көч һәм, иң мөһиме, тизрәк җиңү белән өйгә кайтуын телим. Без һәрбер героебызны көтәбез», — дип белдергән ул.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.