Механизатордан – БПЛА операторына

Башкортстаннан БПЛА операторы булып хезмәт итүче “Башкир” позывнойлы яугир хәби бурычларны үтәгәндә дроннарның ничек ярдәм итүе турында сөйләде.

Механизатордан – БПЛА операторынаМеханизатордан – БПЛА операторына
Механизатордан – БПЛА операторына

 

- Мин әлеге вакытта коптер тибындагы БПЛА өлкән операторы булып хезмәт итәм. РФ Оборона министрлыгы белән 2024 елда контракт имзаладым. Аңа кадәр механизатор булып эшләдем. Үзем тумышым белән Кырмыскалы районыннан.

- Бъген бүген БПЛА операторларыныж тцп эше нинди?

- Разведка эшен алып барабыз, утны корректлыйбыз, һөҗүм итү бурычын башкарабыз, боеприпаслар һәм дарулар ташыйбыз.

- Дроннар белән идарә итү тәҗрибәсе бүген тыныч тормышта кирәкме?

- Әйе, ул бүген бөтен өлкәдә дә кирәкле һөнәргә әйләнде. Пилотсыз очу аппаратлары авыл хуҗалыгында, төзелештә, коткару эшләрендә һәм башка өлкәләрдә ярдәм итәләр.

“Башкир” күптән түгел кыска вакытлы ялга кайтып киткән. Аны туганнары гына түгел, авылдашлары да бик җылы каршы алган. Ялын ул гаиләсендә – тормыш иптәше белән өч баласы янында үткәргән.

БПЛА подразделениеләрендә хезмәт итү турында сорауларыгыз булса, 122 номеры буенча шалтыратып барсын да белә аласыз.

Әйткәндәй, “Дроннар белән идарә итү” дисциплинасын ГТОга куштылар. Бу яңа төр дисциплинаны  Башкортстанның 10 районында сынап караячаклар. Уфа шәһәрендә тест үтү үзәгенең базасында яңа нормативларны биреп карарга була. Бу турыда шәһәр мэриясенең оператив киңәшмәсендә Уфа шәһәре хакимиятенең физик культура һәм спорт идарәсе начальнигы Егор Сорокин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, ГТО нормативларын тапшырганда шәһәр һәм спорт мәктәпләре укучылары актив катнаша. Былтыр 25 302 кеше тапшырган.

Башкортстан – “Дроннар белән идарә итү” яңа нормативын тапшырып караучы пилот төбәкләр исемлегенә керде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас