Горурланырлык ул үстергәннәр

Кушнаренко халкы горурлыгы булган егет ул.

Горурланырлык ул үстергәннәрГорурланырлык ул үстергәннәр
Горурланырлык ул үстергәннәр

Кушнаренко районының Тарабирде авылында туып-үскән Кирилл Малышев узган елның августында Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәт үтәү буенча контракт төзи. Махсус хәрби операция зонасында ул үзенә салынган бурычны намус белән үти. Яңарак Башкортстаң Башлыгы Радий Хәбиров исеменә якташыбыз хезмәт иткән командованиедан хат та килгән.

 

“Сезнең якташыгыз махсус хәрби операция барышында Җиңүебез хакына каһарманлык һәм батырлык, какшамас ныклык һәм зиһен үткерлеген күрсәтә. Хәрби һәм махсус бурычларны үтәгәндә корычтай нык булуы, тәвәккәллеге ярдәмгә килә. Даими ут тәэсире шартларында куелган бурычларны төгәл һәм вакытында башкара. Үҙенең хезмәте белән Кирилл Евгениевич пехота, һөжүмүм итү подразделениеларына оборонада да, һөҗүм иткәндә дә ярдәм итә. Гомер өчен хәвеф туганда да үзен ныклы тота белә, хәрби бурычларны үтәүдә иңенә салынган җаваплылыкны тулысынча аңлый.

 

Аның Җиңүгә ирешү өчен күрсәткән каһарманлыгы, батырлыгы, героизмы, шулай ук шәхси өлеше Россия гражданнары тарафынан баһаланырга тиеш, дип исәплим. Хәрби хезмәткәрнең казанышларын Башкортостанның Тарабирде авылындагы мәктәпләрдә һәм дәүләт учреждениеларында яктыртуны сорыйм”, – дип яза хәрби часть командиры А. Морозов.

 

Кирилл 9нчы сыйныфны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы колледжының ветеринария бүлегенә укырга керә.

 

“Улым хәрби хезмәткә китәргә контракт төзегәнен әйткәч, шаккатым, – дип хәтерли яугирнең әнисе Лиана Фәнзил кызы. – Бик булдыклы ул минем Кирилл! Хуҗалык эшләрен алып бара, изге күңелле, балаларны ярата. Шылтыратышып сөйләшкәндә борчылмаска куша. Аның өчен борчылам, әлбәттә. Бер ай буе аның белән бәйләнеш булмаганда үземне кайда куярга белмәдем..."

 

Кириллның Камилә исемле кызы һәм Матвей, Савелий исемле уллары бар. Хатыны Елена Ришат кызы исә, балалар әтиләренең Җиңү яулап туган якларга әйләнеп кайтуын дүрт күз белән көтә. Рядовой Кирилл Малышев дәүләт наградасына дп  тәкъдим ителгән, дип яза “Авангард” гәзите.

 

Хәтерегезгә төшерәбез, контракт төзү мәсьәләләре буенча республика халкы бердәм 177 белешмә номеры буенча, 122 ягъни (347) 218-19-19-19 телефоннары аша Ситуация үзәгенә, “Минем документларым” күпфункцияле үзәкнең һәр офисына мөрәжәгать итә ала. Шулай ук сорауларга җавапларны башбат.рф сайтында, контракт буенча хәрби хезмәткә юлланырга теләүчеләр өчен һәм аларның гаиләлә әгзаларына социаль ярдәм чаралары турында "Телеграм"да мәгълүмат таба аласыгыз. Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру дәвам итә. Мобиль пунктлар республиканың барлыҡ кала һәм районнарында эшли. 

Фото: шәхси архивтан.

Горурланырлык ул үстергәннәр
Горурланырлык ул үстергәннәр
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас