“Бердәмлектә – көч!”

“Торатау” конгресс-холлында “Бердәмлектә – көч!” форумы үтте.

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

15 июльдә “Торатау” конгресс-холлында “Бердәмлектә – көч!” дигән форум үтте. Аны Башкортстан татарлары конгрессы Русия халыклары ассамблеясының төбәк бүлеге ярдәмендә оештырды. Проект Башкортстан Башлыгы гранты исәбенә гамәлгә ашырылды.

Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган чарага республика буенча 250дән артык кеше җыелды. Алар арасында республиканың дәүләт органнары вәкилләре, милли-мәдәни берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар лидерлары, конфессияләр, “Ватанны саклаучылар” фонды вәкилләре, шулай ук МХО катнашучылары һәм ветераннары бар иде.

Форумны Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов алып барды.

– Форумның исеме Башкортстан һәм тоташ ил үсешенең төп принцибын төгәл чагылдыра, – диде ул катнашучыларны сәламләп. – Башкортстан татарлары конгрессы татар телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү белән беррәттән республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту буенча да күп эшләр алып бара. Халыклар дуслыгы, буыннар дәвамлылыгы, кече ватанга мәхәббәт, тарихка һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт кебек кыйммәтләр республиканың барлык халкын берләштерә.

Чараның төп максаты милләтара татулыкны ныгыту һәм безнең тарафка читтән агылган мәгълүмати йогынтыга каршы торуда уртак алымнарны барлау булды. Шуңа чыгыш ясаучыларның һәрберсе бердәмлекнең көченә басым ясады.

Бүген без җиңел булмаган чорда яшибез. Әмма Русия халкы бердәмлеге белән көчле булуын тарих бер генә дәлилләмәде. Һәм безгә каршы булучылар нәкъ менә шушы татулыкны какшатырга тели. Шуңа бүген безгә аеруча бердәм булырга кирәк. Бу уңайдан Башкортстан һәрвакыт милләтләрнең бердмәлеге һәм татулыгы үрнәге булды дигән фикерләр бер генә кабатланмады чыгышларда.

Форумда милли-мәдәни берләшмәләрнең үзара хезмәттәшлеге, экстремизм һәм терроризмга каршы тору турында да әйтелде.

– Русия һәрвакыт көчле булды һәм халыклар бердәмлеге аркасында җиңүләр яулады. Бүген дошман үзенең мишене итеп иң нечкә кылны сайлый – ул безнең халыклар арасын бутарга тырыша. Әмма төрле милләт вәкилләре гасырлар буена тыныч яшәгән Башкортстанда бу коткыларга нигез юк, – дип ассызыклады Заһир Әхсән улы.

Бүген – махсус хәрби операция барган шартларда – халык бердәмлегенең асылы тагын да тирәнрәк мәгънә алуы хакында да әйтелде. МХО катнашучыларына ярдәм итү һәм тернәкләндерү мәсьәләләре күтәрелде.

Шулай ук Башкортстан татарлары конгрессы, Русия халыклары ассамблеясы, “Ватанны саклаучылар” фонды һәм М.Шәйморатов исемендәге волонтер штабы белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

Чарада мәдәни мирасны, телләрнең күптөрлелеген саклауга ярдәм итүгә һәм республика халыкларының бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыручы, МХО катнашучыларына ярдәм күрсәтүче активистларны, җәмәгать эшлеклеләрен, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Форум ахырында “Башкортстан халыкларына мөрәҗәгать” кабул ителде. Анда руханилар, җәмәгать эшлеклеләре һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары республика халкын коткыларга бирешмәскә, күп гасырлык дуслыкны сакларга һәм туган якның, илнең киләчәген бергәләп якларга чакырды.

Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас