

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы яугир, 20нче армия полкларының берсендә отделение командиры сержанты булып хезмәт итүче Данила Воронов хәрби бурычларны үтәгәндә батырлык күрсәткән.
"Башкорт батальоны" каналы хәбәр итүенчә, Воронов җитәкчелегендәге штурмлау төркеме ВСУның терәк пунктын басып ала. Яраланган булыуына карамастан, сержант содатларның эшмәкәрлеген координацияләүне дәвам итә. Һөжүмнәр кире кагыла, позициялар безнең яугирләр кулында кала, дошман чигенә.
Икенче хәрби задание вакытында, терәк пунктын саклап, Данила Воронов дошманның БПЛА маршрутларын исәпкә алып, һаваны күзәтү постларын дөрес оештыра. Шуның аркасында подразделение җиде ВСУ дронын юк итә.
Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Данила Воронов IV дәрәҗә Георгий тәресе һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән.
"Башкорт батальоны" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.