«Малой» кыска вакытлы отпускысы вакытында радиостанция сораган

Караидел районыннан "Малой" позывнойлы яугир кыска вакытлы ялга кайткан. 

«Малой» кыска вакытлы отпускысы вакытында радиостанция сораган«Малой» кыска вакытлы отпускысы вакытында радиостанция сораган
«Малой» кыска вакытлы отпускысы вакытында радиостанция сораган

«Якташыбыз, кыска вакытлы ялга кайткан «Малой» позывнойлы яугир белән күрештек. Ул 2024 елдан Запорожье юнәлешендә БПЛА белән идарә итү буенча штурмлау дивизиясендә хезмәт итә», - дип язган социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин.

Яугир муниципалитет җитәкчесенә яу кырында кирәкле булган мөһим әйберләр хакында бәян иткән. TYT радиостанцияларына  ихтыяҗ барлыгын да әйтеп киткән.

«Без аңа бу кирәкле әйберне тиз арада сатып алырга тырышачакбыз. Бу җиһазлар хәрбилектә хәрәкәтләрне координациялау, хәвефсезлекне тәэмин итү һәм яугир егетләребезнең Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүдә кирәкле инструмент. Без намус белән хезмәт иткән якташ хәрбиләребез белән чын күңелдән горурланабыз», - дип йомгаклаган сүзен район башлыгы.

Фото: Айдар Шәйдуллинның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсеннән.

«Малой» кыска вакытлы отпускысы вакытында радиостанция сораган
«Малой» кыска вакытлы отпускысы вакытында радиостанция сораган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас