

“Башкортстан геройлары” проекты финалистлары яңадан һөнәри әзерлек турында диплом алды.
СВО катнашучылары һәм ветераннары өчен программа тыңлаучы 36 кешегә диплом тапшыру тантанасы Башкортстан Башлыгы академиясендә узды.
28 кеше “Юриспруденция” программасын үзләштергән. Тагын 8 финалист “Халыкка һәм хезмәт коллективларына психологик консультация күрсәтү” программасы буенча белем алган.
Исегезгә төшерәбез, “Башкортстан геройлары” кадрлар программасы, Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган “Геройлар вакыты” федераль проектының төбәк дәвамы буларак, 2025 елның февралендә Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән старт алды. Аның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан идарәчеләрнең яңа буынын әзерләү.