Командир студентлар белән очрашкан

Зорин исемендәге «Башкортостан» полкы командиры Уфа дәүләт нефть-технология университеты студентлары белән очрашкан.

Командир студентлар белән очрашканКомандир студентлар белән очрашкан
Командир студентлар белән очрашкан

Әлегә күбебез җәйге каникуллар һәм яллар белән ләззәтләнә, әмма Уфа дәүләт нефть университеты студентларының - чын-чыннан кызу вакыты. Уку процессы дәвам итә, һәм хәзер студентлар практика узалар. Программа тыгыз, ялга вакыт юк диярлек.

Булачак нефтьчеләрдә кунакта исә Зорин исемендәге данлыклы «Башкортостан» полкының полковнигы Александр Сопин да булган.

Александр Леонидович студентлар өчен «Батырлык дәресе»үткәргән. Сүз мөһим нәрсәләр турында барды: алгы сызыктагы яугирләрнең көндәлек тормышы, безнең хәрбиләр юлындагы кыенлыклар һәм, әлбәттә, анда, фронт сызыгында барган җиңүләр турында.

Студентлар өчен бу очрашу ачыктан-ачык әңгәмә булды. Алар офицерның ачык һәм намуслы булуын лаеклы бәяләделәр.

Очрашуның төп максаты гади һәм мөһим: үз өлкәңдә яхшы белгеч булу — эшнең яртысы гына. Үз илебезнең лаеклы гражданы булып калу һәм безгә тыныч вә аяз күкнең нинди бәягә бирелүен аңлау да мөһим.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Искәндәр дуслары" волонтерлары.

Командир студентлар белән очрашкан
Командир студентлар белән очрашкан
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас