

Казанда һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” чемпионатында Башкортстаннан алты СВО ветераны катнашты.
Краснокама районыннан Дмитрий Полубояринов һәм Уфадан Тимур Кусербаев “пицца әзерләү остасы” компетенциясендә осталык күрсәттеләр. Уфалы Артем Мөхәрәмов “автомобиль йөртүчесе” компетенциясендә катнашты. Борай районыннан Динар Муллагалиев – “электромонтаж” компетенциясендә, ә Әлшәй районыннан Фидан Миңнегалиев “эретеп ябыштыру технологияләре” компетенциясендә чыгыш ясады.
Уфадан Олег Мөфтәхетдинов “адаптив физик культура буенча инструктор” компетенциясендә күнекмәләр күрсәтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча ул өченче урынны алды.
“Башкортстанны лаеклы тәкъдим итә алуыма мин бик шат. Янәшәдә ышанычлы команда – “Ватанны саклаучылар” фонды, гаиләм, дуслар – булганда теләсә нинди үрләрне яуларга мөмкин. Минем үрнәгем үз көчләренә шикләнүче башка ветераннарны рухландырыр дип ышанам. Үзегез өстендә эшләгез, үзегезгә ышаныгыз һәм барысы да килеп чыгачак”, – дип уртаклашты Олег Мөфтахетдинов.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла торган “Абилимпикс” чемпионатында барлыгы ике меңнән артык кеше катнашты. Алар һәм экспертлар үзләренең осталыкларын 21 компетенциядә күрсәтте. Нәтиҗәләр буенча 63 конкурсант җиңүче булды.
Статс-секретарь – РФ оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева билгеләп үткәнчә, “Абилимпикс” чемпионаты СВО ветераннарының күбесе өчен кирәкле компетенцияләрне үзләштерү һәм уңышлы эшкә урнашу юлында этәргеч булды.
“Узган ел нәтиҗәләре буенча катнашучыларның 85 проценттан артыгы эш тапкан, бу инициативаның гамәли әһәмиятен раслый. Быел турнирга килгән геройларның алган күнекмәләрен үстерәчәгенә һәм актив тормышка кайта алачагына ышанам”, – диде Анна Цивилева.
“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина әйтүенчә, ветераннарны актив һөнәри эшчәнлеккә кайтару – Фондның төп бурычларының берсе.
“Безнең егетләр исбатлавынча, хәрби тәҗрибә һәм рух көче аларга гражданлык һөнәрләрен уңышлы үзләштерергә ярдәм итә. Без Башкортстаннан килгән һәр катнашучы белән чиксез горурланабыз. Алар инде сугыш кырында үзләренең ныклыгын исбатлады, ә хәзер тыныч тормышта профессиональ югарылыкларны яулыйлар. Без бу юлда геройларыбызга алга таба да ярдәм итәчәкбез”, – диде Гөлнур Кулсарина.