39 нчы гуманитар ярдәм

Махсус хәрби операция барган зонага шушы көннәрдә Архангель районыннан якташ сугышчылар өчен утыз тугызынчы гуманитар конвой озаттылар.

39 нчы гуманитар ярдәм39 нчы гуманитар ярдәм
39 нчы гуманитар ярдәм

Махсус хәрби операция барган зонага шушы көннәрдә Архангель районыннан якташ сугышчылар өчен утыз тугызынчы гуманитар конвой озаттылар. Җирле эшмәкәрләр һәм битараф булмаган халык көче белән генераторлар, квадроцикл, төзелеш материаллары, азык-төлекләр җыйганнар, шулай ук якыннарыннан исем посылкаларын алып тапшырганнар. Бу хакта район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин хәбәр итте. "Районда яшәүчеләргә һәм эшмәкәрләргә, сугышчыларыбызга ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Машина йөртүчеләргә һәм хезмәттәшләребезгә безнең яклаучыларга ярдәмне имин илтеп җиткерүне тәэмин итеп, профессиональлек һәм батырлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт», – дип билгеләде ул.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас