

"Махсус хәрби операция зонасындагы яугирләребезгә Кыйгы районы халкы белән гуманитар йөк китердек. Бу юлы безнең егетләргә өч автомобиль, автозапчастьләр һәм ягулык-майлау материаллары, антифриз, транспорт тасмалары һәм башка күп әйбер тапшырылды. Моннан тыш, якташ хәрбиләре бездән окоп шәмнәр, коры душ, эчәр су, гигиена әйберләре һәм башка әсбап товарлары алды", - дип язган муниципалитет башлыгы.
Шулай ук яугирләргә маскировка челтәрләрен дә, антидрон пончоларын һәм антидрон одеялларын да илтеп биргәннәр. Мондый саклану чаралары хәрби шартларда аеруча мөһим булуын да ассызыклыйлар.
"Бу сәфәр, башкалары кебек үк, районыбызда яшәүче һәр кешенең, эшмәкәрләрнең, районның төрле оешма-учреждениеләре хезмәткәрләренең, пенсионерларның һәм беренче көннән үк якташларыбызга фидакарь ярдәм күрсәтүче битараф булмаганнарның ярдәмчеллеге аркасында мөмкин булды", - дип тә билгеләп үткән Салават Факил улы.
Фото: Салават Фәткуллинның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсеннән.