"Кирәклегеңне тою көч бирә"

Яраларым төзәлмәсә дә, яңадан сафка басуым үзе көч бирә шикелле: торганмын икән, киткәнмен икән, димәк, булдыра алам.

«Корт " Башкортстан «кошчылары»ның ничек эшләүләрен бәян итте«Корт " Башкортстан «кошчылары»ның ничек эшләүләрен бәян итте
«Корт " Башкортстан «кошчылары»ның ничек эшләүләрен бәян итте
«Корт " Башкортстан «кошчылары»ның ничек эшләүләрен бәян итте
Башкортстан "кошчылары" махсус хәрби операция зонасында көн саен дошманның разведка һәм һөҗүм дроннарын юк итәләр, дошман позицияләрен уңышлы эшкәртәләр. Башкортстаннан дрончыларының көндәлек тормышы турында "Корт" кушаматлы БПЛА операторы сөйләде.
 -Дошман ничек сугыша?
- Дошман нигездә дистанциядә, ерактан торып сугыша. Техникасы күп, автоматлаштыру күп, әйтерсең лә, компьютер уены уйный: басты, җибәрде, читкә китте. Ул якындагы сугышны тарта алмый, анда бит корыч нервлар, яшен тизлеге реакциясе булырга тиеш, ә аларның барысы да шаблоннар, инструкция буенча. Планнарына ярашлы булмаса - шунда ук өзеклекләре туа. Аларның кешеләре дә башка: күбесе акчага сугыша, аларга исә артык хәтәр-хәвеф кирәкми. Алар техника барысын да хәл итәр дип көтә, ә техника кайчак уңайсыз хәл итә – һәм шул чакта без эшлибез.
- БПЛА эшендә нинди яңалыкларны бүген мөһим дип атарга мөмкин?
-Яңалыклар гаять күп, шуңа да күзләр сайлана, ә мин һәр яңалыкны капшап карарга, тикшерергә тырышам. Хәзер иң мөһиме - дошман сигналларны томалаганда да тотрыклы элемтә: ретрансляторлар, альтернатив ешлыклар, берничә каналлы схемалар булуы. Тагын сигнал югалганда «кошчык» үзе күпмедер вакыт ориентирлар буенча оча ала икән - автономия акрынлап арта. Тепловизорлар компактлырак һәм ачыграк күрсәтә башлады, төнлә көндезге кебек диярлек күренә. Һәм иң шәбе – дроннарның көтү кебек, төркем булып, көйле эшләргә өйрәнүе: берсе игътибарны читкә юнәлтә, икенчесе эзли, өченчесе тукмый. Мин аларны эштә күрәм – шундук моны үз файдабызга ничек борырга икән дип уйлыйм.
- Авыр чакларда, ни-нәрсә дәрт, көч-куәт бирә?
- Авыр чакларда дәрт-дәрманны гади әйберләрдән алабыз. Янәшәдә ярдәменнән ташламаучы егетләр, аларның һәркайсы үз бурычын белә һәм аны төгәл үти. Күргән нәрсәләрдән: синең эшеңнең чыннан да нәрсәнедер үзгәртә алуы, «птичка"ның максатын табуы, барысының да уйлаганыңа туры килүе – һәм үзеңнең юкка эшләмәвеңне аңлыйсың. Хатлар да, волонтерларның посылкалары да шатландыра: кайчак җылы оекбаш яки аккумулятор өчен зарядка кебек вак-төяк нәрсәләр сәер яңгырыйдыр кебек, ә чынбарлыкта боларның барысы сине истә тотуны аңлата. Техника белән кызыксынудан да көч алабыз: яңа схеманы тикшергәндә һәм аның ничек төзелгәнен аңларга тырышканда, арыганлык артка чигенгән кебек була. Яраларым төзәлмәсә дә, яңадан сафка басуым үзе көч бирә шикелле: торганмын икән, киткәнмен икән, димәк, булдыра алам.
- Бүген өйдән нинди ярдәм иң кыйммәтлесе?
- Иң кыйммәтлесе - артык ыгы-зыгысыз төгәл максатка эләккәне. Өйдә дә моны аңлыйлар. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров МХО сугышчылары белән үзара хезмәттәшлек буенча ике киңәшче билгеләде – аларга теләсә кайсы вакытта теләсә нинди сорау буенча мөрәҗәгать итәбез.
Волонтерларның ярдәм чараларын китереп калмыйча, бүгеннән үк ни-нәрсәләр кирәклеген сораулары бик яхшы. Ә алар бүген комачаулыклардан саклану  кораллары булса, иртәгә – «кошчык»ның конкрет моделенә запас частьләр булырга мөмкин. БПЛА өчен һәрвакыт конкрет "расходниклар" кирәк - кабельләр, аккумуляторлар, запас камералар, су үткәрми торган термобелье, зур сыйдырышлы пауэрбанклар. Техник ярдәм дә бәяләп бетергесез: волонтерлар схемаларны үзләре аңлаганда, төзәтергә, сирәк очрый торган детальне кайдан алырга кирәклеген әйтергә мөмкиннәр. Әхлакый ярдәм дә соңгы урында түгел: хатлар, балалардан кыска видеолар,ниндидер гади, җылы сүзләр -  арыганлыкны кул белән сыпырап алып ташлагандай ярдәм итә.
 
"Молодежная газета" сайтыннан.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас