Яугир "Атказанган артист" исеме алды

СВО катнашучысы Марсель Фәрхетдиновка " Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде.

Яугир "Атказанган артист" исеме алдыЯугир "Атказанган артист" исеме алды
Яугир "Атказанган артист" исеме алды

 

22 июньдә узган атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы «Башкортстан» полкының инженер – сапер ротасының инженер-юл взводы командиры Марсель Фәрхетдиновка «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирде.

Үзенең башкару осталыгы аркасында, Караидел районында туып үскән Марсель Фәрхетдинов берничә тапкыр республика һәм төбәкара конкурслар лауреаты булды. Ә 2023 елның көзендә җырчы Россия Оборона министрлыгы белән контракт имзалаган һәм СВО зонасына киткән. Офицер куелган бурычларны лаеклы үти, шулай ук сугышчылар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясый. Хәрби хезмәткәр Радий Хәбировка, республиканың барлык идарә итү командасына махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

- Шулай ук Башкортстан Башлыгы киңәшчесе Алик Финзирович Камалетдиновка да рәхмәт белдерәм, ул сугышчылар белән янәшә тора һәм күп кенә мәсьәләләрне хәл итә, – дип өстәде Марсель Фәрхетдинов. - Җиңү безнең кулда булачак. Башкортстан, алға!

Төбәк җитәкчесе шулай ук хәбәр иткәнчә, узган атнада «Башкортостан» 31 нче мотоукчылар полкы сугышчан байрак алды. 25 нче гомуми гаскәр армиясе командующие аны тантаналы шартларда подразделение командирына тапшырды.

- Бу мөһим ритуал һәм бу сугышчыларыбызның Ватан алдындагы казанышларын тану. Алгы сызыкта авыр сугышлар алып баручы «Башкортостан» полкы үзен мәңге сүнмәс данга күмде, – диде Радий Хәбиров. – Бүген батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, Ватанны саклаучы егетләрнең барысы да республикабыз өчен төп кешеләр. Без аларга һичшиксез ярдәм итәчәкбез.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас