

- Яугирләр бүләкне даими төстә гуманитар ярдәм илткәнебез өчен бирделәр. Исегезгә төшерәм, Артем ярдәме белән без берничә тапкыр хәрби бурычларны үтәү өчен автомобильләр тапшырдык. Каһарман йөрәкле ир-егетләребезгә безнең эшебезгә югары бәя биргәннәре һәм, әлбәттә, батырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерәм. Хәзер алар Запорожье юнәлешендә үз бурычларын үтиләр. Без алга таба да геройларыбызга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, - дип бәян итте ул.
Яугир кыска вакытлы отпускысы вакытында хакимияткә килгән булган.
Фото: Антон Тарасовның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсеннән.