Тәтешле районы башлыгы хакимият җитәкчесе буларак тәүге тапкыр яу кырына барган

Тәтешле районы башлыгы Денис Солтанов махсус хәрби операциядә ил иминлеген, дөнья тынычлыгын яклаучы якташлар янына барган. Ул гуманитар конвой илтешкән. Як кырына сәфәре хакында Денис Айрат улы түбәндәгечә язып үткән.

Тәтешле районы башлыгы хакимият җитәкчесе буларак тәүге тапкыр яу кырына барганТәтешле районы башлыгы хакимият җитәкчесе буларак тәүге тапкыр яу кырына барган
Тәтешле районы башлыгы хакимият җитәкчесе буларак тәүге тапкыр яу кырына барган

"Дуслар! 48нче гуманитар конвой безнең сугышчыларга уңышлы илтеп җиткерелде. Бу сан артында - йөзләрчә кеше, меңнәрчә куллар һәм миллионнарча яхшы фикерләр.

Беренче тапкыр алгы сызыкка муниципалитет башлыгы буларак бардым. Бу дулкынландыргыч һәм җаваплы: монда карарлар яугирләрнең реаль тормышы һәм хәрби хезмәте белән үлчәнә. Минем бурыч  -аларны турыдан-туры ишетү һәм мөмкин кадәр төгәл ярдәм күрсәтү", - дип белдергән Солтанов социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә.

Шулай ук җитәкче гуманитар миссия белән ниләр алып барганнарын сөйләп үткән. "Чыннан да кирәкле әйберләр: мобиль мунча, «Нива» автомашинасы, агач һәм төзелеш материаллары, тимер мичләр, маскировка челтәрләре, шәхси посылкалар һәм башка кирәк-яракларны алып барып тапшырдык. Бу конвой, әлбәттә, волонтерларның, һәр кешенең һәм безнең машина йөртүчеләрнең уртак эше нәтиҗәсе. Барыгызга да керткән өлешегез һәм мәрхәмәтле күңелегез өчен зур рәхмәт. Яугир ир-егетләребез үзләре белән фикердәшлектә, рухташлыкта бөтен район халкы булуын беләләр һәм чын күңелдән рәхмәт әйтәләр", - дип тә өстәгән ул.

Район башлыгы бердәм булуны арытаба да дәвам итәргә кирәклеген билгеләп тәмамлаган әйтәсе сүзен. 

"Бердәмлекне саклыйбыз һәм бергәләп илебезне саклаучыларга ярдәм итәчәкбез. Хәрбиләребезгә ярдәм даими җыела һәм илтеп бирелә", - йомгаклаган ул сүзен.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Денис Солтановның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсеннән алынды.

Тәтешле районы башлыгы хакимият җитәкчесе буларак тәүге тапкыр яу кырына барган
Тәтешле районы башлыгы хакимият җитәкчесе буларак тәүге тапкыр яу кырына барган
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас