Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый

Сугыш хәрәкәтләрен алып бару ысуллары соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде, авыр танклар һәм вертолетларга алмашка пилотсыз очкычлар килде. БПЛА дошманга зур зыян сала һәм шактый арзанга төшә.

Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлыйЯшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый
Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый

Бүген егетләребезгә яңа төр корал – пилотсыз очучы аппаратлар (БПЛА) – дроннар белән алышырга туры килә. Нәтиҗәдә илдә, шул исәптән Башкортстанда да, БПЛА операторлары әзерләү ихтыяҗы туды. Күптән түгел миңа “Защитник” сайлап алу үзәгендә булырга форсат тиде. “Защитник” үзәге узган елның көз айларында Уфа янында ачылды. Сайлап алу үзәгенә зур корпус бирелде: монда медко-миссия узарга да, документ мәсьәләләрен чишәргә дә мөмкинлек тудырылган. Егет-ләрнең сәләтләрен ачыклау да, аңлату эшләре дә шунда ук башкарыла. Контракт буенча сайлап алу үзәге офицеры Алмаз Рамил улы Абдрахманов билгеләп үтүенчә, БПЛА гаскәрләре сугышчылары “өченче линиядә”, алгы сызыктан еракта эшли.

– Хәрби бурыч билгеләнгәндә зур булмаган төркем аны үтәү өчен алгы сызыкка яисә дошман тылына китә, шул ук  вакытта БПЛА операторлары алгы сызыктан еракта тора. Хәрби расчет составында, гадәттә, өч кеше – пилот, техник һәм сапер була. Күп очракта инженер техник һәм шартлату эшләрен бергә алып бара, ә оператор идарә итүгә игътибарын юнәлтә.

– Булачак операторларга таләпләр үзгәрмәдеме?

– Юк. Контрактчыларның яше 18–45 аралыгында булырга тиеш. Төгәлрәк әйткәндә, 18–35 яшькә кадәрлеләр БПЛА операторлары итеп, 45 яшькә кадәр булганнар техник персонал буларак сайлана. БПЛА ны көйләү, төзекләндерү эшләре дә килеп чыгып тора. Шуңа күрә техник яктан белемле ир-егетләрне көтеп калабыз. Моннан тыш, БПЛА бүлекчәләрендә машина йөртүчеләр, саперлар, хәтта пешекче булып та хезмәт итәргә була.

– Контрактны әлеге вакытта техникум, колледж һәм югары уку йортларында укучылар белән дә төзисез дип беләм.

– Әйе, әлеге вакытта укучылар белән дә, укуын яңа гына тәмамлаганнар белән дә төзибез. Хәрби хезмәткә, контракт төзергә дип килгән студент егетләр бар: аларның очрагында уку йорты җитәкчеләре егетләрне я читтән торып укуга күчерә, я академик ял рәсмиләштерәләр. Хезмәттән кайткач, укуларын тәмамлап куялар. Түләүле бүлектә укыганнарны бюджет нигезен-дәге укуга күчерәләр. Техник колледж яисә ВУЗ тәмамлаучыларны конструктор, уйлап табу үзәкләренә җибәрергә тырышабыз. Уку вакытында хәрби хезмәткә баруны кичектереп торучылар укуын тәмамлагач барыбер хезмәт итәргә тиешләр бит. Яшь белгечләргә үз юнәлеше буенча хезмәт итү тагын да кулайрак, техник гамәли тәҗрибә дә туплана. Аннары матди якны да онытырга кирәкми. Әгәр дә ул гадәти чакыру буенча хезмәткә китсә, аена 2 мең, ә пилотсыз очкычлар гаскәрләренә контракт төзесә, кимендә 210 мең сум алачак. Шулай ук, 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр өстәмә түләүләр дә бар.

Бу кадәр матди кызыксындыру булгач, биредә зур чират булырга тиеш кебек. Әмма контракт төзүчеләр артык күп түгел икән.

Сәбәбен шулай аңлаттылар.

Пилотсыз очкычлар гаскәрләре әле күптән түгел генә төзелгән икән. 1 еллык кон-трактны тутырып кайтучылар әлегә юк. Шуңа күрә дә 1 ел тулу белән барсы да өйләренә кайтарылачагына ышанып бетмәүчеләр бар. Әмма бу куркулар урынсыз, диләр биредә. Аларны кайтару буенча боерыкны Русия Президенты Владимир Путин имзалаган һәм ул һәрбер часть командиры тарафыннан һичшиксез үтәләчәк. Контракт 1 елга төзелсә дә, чынында, операторлар 8–9 ай тирәсе генә хезмәт итә. Биредән киткәч, алар 2 ай уку үзәгендә төрле дроннар белән идарә итү нечкәлекләрен өйрәнә. Частька җибәрелгәч тә тәҗрибәле операторлардан дәрес – күнекмәләр ала. Шул 1 ел эчендә ялга кайтып килү мөмкинлеге дә бар.

Контракт 3 көн эчендә рәсмиләштерелә икән. Кандидат сайлап алу үзәгенә иртән килә, теркәү уза һәм шунда ук хәрби-табиб комиссиясе белгечләренә юллана. Алар барсы да үзәктә эшлиләр. Арытаба ул анализлар тапшыра һәм башка медицина тикшерүләре уза, үзәк хезмәткәрләре ке-шенең хөкем ителүе бармы-юкмы икәнлеген ачыклый, Эчке эшләр министрлыгы буенча башка шундый сораулар да бирә. Аннары булачак БПЛА операторы профотбор уза. Шуннан соң кандидат приказга эләгә һәм икенче көнне уку-укыту үзәгенә җибәрелә. Тагын бер мөһим моменты бар: БПЛА системасындагы хәрбиләрне штурм подразделенияләренә тәгаенләмиләр. Бу турыда Президент боерыгында ачыклап әйтелгән.

Рәдиф ФӘТХИ.

Автор фотолары.

Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый
Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас