«Ватанга хезмәт итәм» Өченче Бөтенрусия мәгърифәтчелек акциясе башлануы турында «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм «Белем» Русия җәмгыяте игълан итте.
Төп геройлар - ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар. Акция «Яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның максаты - МХО ветераннарына игътибар бирү һәм геройларны агарту эшчәнлегенә җәлеп итү.
Махсус операция ветераннары хәрби бурычка һәм илгә тугрылык, Русия сугышчыларының батырлыклары, хәрби һәм граждан һөнәрләрен гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр, җәйге сәламәтләндерү ялы дәвамында ачык диалог узачак.
Статс-секретарь, Русия Оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева сүзләренчә, Русиянең «Белем» җәмгыяте белән уртак проект шәхси очрашулар һәм яклаучыларның тарихлары җәмгыятебез бердәмлеге нигезендә яткан кыйммәтләрне яшь буынга тапшырырга булыша.
- Күрәбез, мондый ачык диалогка ихтыяҗ зур, балалар геройларның сөйләгәннәрен чын күңелдән кабул итәләр, бу очрашулар бөтен Русия мәктәп укучылары һәм студентларында җанлы җавап таба, - дип билгеләде Анна Цивилева.
Башкортстанда «Ватанга хезмәт итәм» акциясе кысаларында хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар балаларны сәламәтләндерү лагерьларенда чыгыш ясаячак. Батырлык дәресләре Уфада, Благовещенскида, Әбҗәлил районында узачак.
- Балаларда геройның виртуаль образы түгел, ә реаль образы булырга тиеш. Тере батырлык дәресләрендә сораулар бирергә һәм гадел җавап алырга, наградаларга кагылырга, ветераннарның кулын кысарга мөмкин, болар - бәяләп бетергесез. Ватанга хезмәт итәм " акциясе республиканың барлык почмакларын колачлаячак, ерак торак пунктларга аерым игътибар биреләчәк. Мәктәпләрне, җәйге лагерьларны һәм башка социаль учреждениеләрне эшкә җигү планлаштырыла, – диде «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина.
Лекторларның берсе - сугышчан хәрәкәтләр ветераны, Әбҗәлил районыннан МХО катнашучысы Илнур Карабулатов.
- Балалар - иң ихлас һәм намуслы аудитория. Шунысы куанычлы, балалар махсус операция буенча гына түгел, Русия тарихы, географиясе буенча да сораулар бирәләр. Корал, медицина ярдәме турында сөйләгәндә, чын кызыксынуны күрү күңелле, - дип сөйләде Илнур Карабулатов.
«Ватанга хезмәт итәм» бөтенрусия акциясен 2024 елдан «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм «Белем» җәмгыяте үткәрә. Бу вакыт эчендә 1300гә якын очрашу булган. «Ватанны саклаучылар»фонды озатуында торучы 300-дән артык ветеран һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар лектор булып чыгыш ясады.
.