“Ватанны саклаучылар” карамагындагылар даирәсе киңәйде

Исемлеккә ике яңа категория кертелде.

https://vk.com/zashitnikiotechestvarbhttps://vk.com/zashitnikiotechestvarb
Фото:https://vk.com/zashitnikiotechestvarb

Русия Президенты Владимир Путин фонд карамагындагылар даирәсен киңәйтү турындагы указга кул куйды. Исемлеккә ике яңа категория кертелде. Болар – СВО барышында авыр җәрәхәтләр алган, әмма сафта калган хәрби хезмәткәрләр һәм СВО зонасына якын территорияләрдә бурычлар үтәгән һәм инвалидлык алган хәрби хәрәкәтләр ветераннары.

Хәзер алар спорт протезлары, адаптив киемнәр, кул белән идарә ителә торган автомобильләр, торакны адаптацияләүдә ярдәм алачак, шулай ук “Ватанны саклаучылар кубогы” ярышларында катнашалачак.

– Авыр яралануларына һәм инвалид булуларына карамастан, Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәтләрен дәвам итәргә карар кылган инвалид хәрбиләр – чын геройлар. Аларны хәстәрлек һәм игътибар белән чолгау, актив тормыш өчен мөмкинлекләр бирү мөһим, – ди “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды җитәкчесе Анна Цивилева.

Фондның Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина госпитальләрдә сугышчылар белән очрашуы һәм каты яраланганнан соң да “гражданка”га китмичә, частька кайтырга карар кылучыларның хәле никадәр катлаулы икәнен белүе турында сөйләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Ватанны саклаучылар” фонды карамагындагылар даирәсен киңәйтү турындагы карарны бик гадел дип атады.

– Республика үз чиратында шулай ук геройларыбызны һәм аларның якыннарын игътибар һәм кайгырту белән әйләндереп алачак. Мин аларны безнең өчен төп кешеләр дип бер генә тапкыр әйтмәдем. Бу позиция үзгәрешсез кала, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез: “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы Уфада Совет урамында 13/15 йортында һәм Минһаҗев урамында 107нче йортта урнашкан. Телефон: +7(347)268-01-02.

Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында социаль координаторларның элемтәләрен монда табарга мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас