Агыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачак

Агыйдел шәһәре мэры Денис Ирназаров махсус хәрби операциядә дөнья тынычлыгын, иминлеген яклаучы якташларга гуманитар конвой илтте һәм фикерен белдерде.

Агыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачакАгыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачак
Агыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачак

"Бу юлы алгы сызыкка без Евгений Анатольевич Вострецов биргән автомобильне китердек. Бу машина безнең егетләргә ышанычлы ярдәмче булачак: ул хәрби бурычларны оператив үтәргә, шәхси составны күчерергә, позицияләргә җиһазлар, су һәм азык-төлек китерергә ярдәм итәчәк", - дип язган Денис Илдар улы социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә.

Гуманитар йөк эчендә шулай ук генераторлар, төзелеш материаллары һәм инструментлар, техниканы ремонтлау өчен запас частьләр, туганнарыннан адреслы посылкалар һәм мәктәп укучыларыбыздан җылы эчтәлекле сүзләр белән язылган күңелгә үтеп керерлек хатлар бар. Барлык техника, милек һәм җиһазлар шәһәр тарафыннан махсус безнең хәрбиләр өчен аларның конкрет, төгәл теләкләрен исәпкә алып сатып алынган.

"Яу кырындагы батырлар агыйделлеләргә үзләренең сәламнәрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тагын-үзенчәлекле трофей: алар бәреп төшергән дошман дрон, ул безнең шәһәр музеенда сакланачак. Безнең белән бергә бу ярдәмне җыярга һәм тәэмин итәргә булышкан барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәм. Һәркемгә рәхмәт! Шундый бердәмлек сугышчыларга аларны өйдә яраталар, аларга ышаналар, зарыгып көтәләр дәлилли.

Бу соңгы сәфәр түгел. Без егетләребезгә даими рәвештә ярдәм күрсәтәчәкбез һәм аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкбез. Җиңү безнең кулда булачак", - тәмамлаган әйтер сүзен муниципалитет башлыгы.

Юлай НИЗАЕВ әзерләрде.

Фото: Денис Ирназаровның социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсеннән алынды.

Агыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачак
Агыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачак
Агыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачак
Агыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачак
Агыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачак
Агыйдел мэры яугирләр янында булды: Җиңү безнең кулда буллачак
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас