Яугирләрен ил яклый

СВОдан кайтучыларга нинди ярдәм чаралары каралган?

Яугирләрен ил яклыйЯугирләрен ил яклый
Яугирләрен ил яклый

СВОдан кайтучыларга ярдәм

Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары оештыру системасы Русиядә иң яхшыларның берсе булып санала. Бу эшкә дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары, шулай ук иҗтимагый һәм бизнес оешмалары да актив җәлеп ителгән.

Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы Башлыгының 2022 елның 11 октябреннән үз көченә кергән карарына ярашлы, республикада 55 төрле ярдәм чарасы эшләп килә. Шуларның 12се 2025 елда оештырылды. БР Хезмәт һәм гаилә министрлыгы тарафыннан югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укуларын тәмамлаган СВО яугирләренең балаларына бушлай стажировка оештыру, консультация һәм психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләре оештырылган. Бу җәһәттән һәлак булган яисә хәбәрсез югалган солдатларның гаиләләренә өстенлек бирелә. “Гаилә” үзәкләренә 10 996 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында СВОда катнашучылар саны – 279, консультация һәм психологик ярдәм 3419 кешегә күрсәтелгән, аларның 134е – СВО яугирләре.

Шулай ук, МХО-да катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә "Гаилә" үзәкләренең Бердәм телефон аша консультация, шулай ук балалар, үсмерләр һәм ата-аналар өчен Бердәм Бөтенрусия ышаныч телефоны аша ашыгыч психологик ярдәм күрсәтелә. "Гаилә" үзәкләренең Бердәм телефонына – 8-800-347-5000  (линия имзасыз рәвештә эшли, республика биләмәсендә әҗерсез хезмәтләндерелә, эш көннәрендә 9-21 сәгатьләрдә) махсус хәрби операция белән бәйле 1608 гариза кабул ителгән, аларның 791-е МХО яугирләреннән булган. Балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен Бөтенрусия ышаныч телефонын (8-800-2000-122, шулай ук 124 дигән кыска телефонга, аңа бөтен мобиль элемтә операторларының абонентлар шылтырата ала) махсус хәрби операциягә бәйле 114 шылтырату кабул ителгән, аларның 12 се МХО яугирләреннән.

 Эшкә урнашу

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтелә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтелә. Бу җәһәттән МХО-да һәлак булган, хәбәрсез югалган солдатның (Русия Федерациясенең гражданнар кануниятенә тиешле һәлак булган дип игълан ителгәнгә чаклы) гаилә әгъзаларына өстенлек бирелә. Мәшгүльлек үзәкләренә 650 махсус хәрби операциядә катнашучы мөрәҗәгать иткән, 248 кеше эшкә урнашкан. МХО яугирләренең гаилә әгъзалары арасында 744 кеше мөрәҗәгать иткән, 323 кеше эшкә урнашкан.

Социаль хезмәт

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның яисә һәлак булганнарның инвалид яисә олы яшьтәге  гаилә әгъзаларына өйләрендә социаль хезмәтләндерү оештырыла. Яуда һәлак булган яки хәбәрсез югалганнарның гаилә әгъзалары өстенлек белән файдалана. Әйтергә кирәк, махсус хәрби операциядә катнашучыларның 338 гаилә әгъзасына һәм 42 МХО яугиренә өйләрендә бушлай социаль хезмәт күрсәтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын, гарип баласын вакытлыча карау мөмкинлегеннән 12 гаилә файдаланган.

Хезмәт базарында таләп ителгән һөнәрләргә укып чыгу өчен 378 сертификат бирелгән. Шуларның 203е белән – СВО яугирләре, 193 – аларның гаилә әгъзалары файдаланган.

Фото: novoselskoe-r49.gosweb.gosuslugi.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас