

Стәрлебаш районының Яңа Калкаш авылында яшәүче Тимур Карамышев өчен ватанпәрвәрлек сүзе буш сүз түгел. Ватанга тугрылык аларның канында бар. Аларның гаиләләренең үз тарихы: Бөек Ватан сугышында илне илбасарлардан саклаган картәтиләренең генә түгел, Чечен компаниясендә Русия мәнфәгатьәрен яклауда катнашкан әтисенең дә үрнәгендә тәрбияләнеп, горурланып үсә ул. Раушания һәм Дилүс Карамышевлар гаиләсендә ул икенче бала булып дөньяга килгән.
Тимур армиягә кадәр чишмәләрне эзләп, аларны чистартып йөри торган булган. Урман җәнлекләренә ризыклар ташыган, ач һәм өшегән җанварларны кызгана иде, ди әнисе. Урманга, кырга беркайчан да буш кул белән чыкмаган: һәрвакыт андагы чүп-чарларны тазартмыйча кайтмый иде, ди ул. Абыйсы белән сеңлесенең дә күңелләре миһырбанлы, аларга ул тумыштан бирелгән. Сурәт төшерергә яратуы аркасында сәнгать мәктәбендә укыган, әмма 12 яшьтән ул спорт белән мавыгып китә. Тай боксы белән шөгыльләнә башлый, спорт мастерына кандидатлыкны яклый алмый кала, армия хезмәтенә юллана. Армиягә ул үзе теләп, имтиханнарын алдан тапшырып китә. Куйган максатына омтылучы, нык рухлы егет булып үсә Тимур. Намус төшенчәсе аның өчен сүз генә түгел.
СВО башлангач та Тимур мин илне сакларга тиешмен дип сөйли башлый. “Саратов өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Без аны хезмәте беткәч контракт төзер дип уйладык. Әмма ул өч ай хезмәт иткәч тә контракт төзегән, без бернәрсә дә белмәдек”...
Тимурның әнисенең картәтисе Гаттар Мөхәммәтов 1943 елда сугышка алына. Көнбатышта, аннан япон сугышында катнашып, туган якларына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Әтисе Дилүснең картәтисе Галимҗан Карамышев та сугышны үтеп әйләнеп кайта. Ә менә ике картәтисе хәбәрсез югалалар... Шуңа да Карамышевлар гаиләсе ел саен “Үлемсез полк”та аларның фотосурәтен тотып геройлар сафында горур атлыйлар.
Дилүс Мөхәммәтҗан улы Карамышев та 1994 елда армия хезмәтенә чакырыла һәм 1,5 ел хезмәт итә. Шуның биш ае Чечен Республикасында хәрби бәрелеш вакытына туры килә. 1994 елның 9 декабрендә Русия Президенты Борис Ельцин “Чечен Республикасы һәм Осетия-Ингушетия зонасында законсыз кораллы формированиеләрнең эшчәнлеген туктату буенча чаралар турындагы” карарга кул куя. Республикага 40 мең Русия хәрбиен кертәләр. Алар белән Дилүс хезмәт иткән полк та керә...
Дилүс Мөхәммәтҗан улы сугыш турында сөйләргә яратмый. “Без иң кайнар җирендә булдык инде”, - дип кенә җавап бирә...
Тимур Дилүс улы белән дә сугыш турында сөйләшмәдек. Тимур үткәннәр турында уйланырга яратмый. Шулай да мәктәпләргә балалар белән очрашуларга йөри ул. “Минем өчен иң кадерлесе – балаларның килеп мине кочаклап рәхмәт әйтүе. Балалардан да ихлас кеше юк. Димәк, юкка хезмәт итмәгәнмен”, - ди ул.
Аңа армиядә дә, махсус хәрби операциядә дә спорт белән шөгыльләнүе ярдәм иткән. Балаларга шул турыда җиткерергә тырыша. Сугыш шартларында дуслык, бер-береңә ярдәм итү зур әһәмияткә ия. Тимур яраланып госпитальгә эләккәч, әти-әнисе аның янына хәл белергә килгәч андагы ярдәмне, волонтерларның ихласлыгын күреп исләре китә.
Тимур, кызганычка каршы, өч тапкыр яралана. Өченче яралануыннан соң озак кына дәваланулар үтеп, 2025 елда өенә кайта. Хәзер аны озайлы реабилитация, савыгу көтә. Әти-әнисе, туганнарының көчле ярдәме, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы социаль координаторлары ярдәмендә ул. иншәә Аллаһ, бу авырлыкларны җиңеп чыгар. “Торакны җайлаштыру программасы буенча гариза биргәннәр, һәрдаим филиалның ярдәмен тоеп яшиләр.
Тимур Дилүс улы Ватанга тугры хезмәте өчен Суворов һәм “СВО зонасында бердәмлекне ныгытуда керткән өлеше өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Тимур өйдә тик кенә утырмый: ул әнисе белән маскировка челтәре үрергә өйрәнә башлаган.
“Фронт сызыгыннан кайтучыларга тыныч тормышка яраклашырга ярдәм итәргә кирәк. Безнең тарафтан медицина һәм социаль тернәкләндерүне дә кертеп, күпсанлы ярдәм чаралары булдырылды. СВОдан кайтучыларның һәр мөрәҗәгатен игътибар белән һәм тиз арада карарга кирәк. Бу мәсьәләне район башлыклары шәхси контрольгә алырга тиеш”, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров та.