

Авылларда, калаларда яшәүче республикабыз халкы, аның игелекле җанлы волонтёрлары махсус хәрби операциядәге яугирләр өчен даими рәвештә хәстәрлек күрә. Бер гуманитар олау озатылуга икенчесен әзерләргә тотыналар. "Барысы да Җиңү" өчен девизы белән көн күрә Бәләбәй районында яшәүче кешеләр дә!
Шушы көннәрдә Бәләбәй районының Шаровка авылы халкы да чираттагы гуманитар конвойны озатты. Өй ризыклары, ярмалар, чәй һәм башка кирәк-ярак хәстәрләнде.
Бәләбәйдә солдатларга ярдәм итү максатыннан тагы бер изгелекле эш оештырылган. Бәләбәй шәһәре ирекмәннәре яугирләргә киптерелгән ашлар ясый. Коры ашлар тартмаларга тултырыла. Ашны пешерү ысулы, аның составы турында этикетка да ябыштырылган тышлыгына. Бер пакет 3-5 литрлы кәстрүлгә тәгаенләнгән.
Туган як җылысы һәм изге теләкләр белән җибәрелгән тәмле ашлар хәрбиләребезгә көч-куәт өстәсен. Яугир батырларыбыз Җиңү яулап тизрәк өйләренә, гаиләләре янына кайтсын!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Авыл хакимиятеннән.