Яугирләр әнисе һәм авыл Советы биләмәсе башлыгы гуманитар миссия үтәде

Стәрлетамак районының Николаевка авыл Советы башлыгы Гөлнәфис Гафиева күптән түгел генә фронттан кайтты. Ул якташлары сугышчыларга җыйган гуманитар йөкне озата барды.

Яугирләр әнисе һәм авыл Советы биләмәсе башлыгы гуманитар миссия үтәдеЯугирләр әнисе һәм авыл Советы биләмәсе башлыгы гуманитар миссия үтәде
Яугирләр әнисе һәм авыл Советы биләмәсе башлыгы гуманитар миссия үтәде

Аның өчен шулай ук иң зур шатлык - биредә уллары белән очрашу булган. Алар исә 2022нче елдан махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтиләр. Ике улы да - кадр офицерлары, «Гуф» һәм «Уран» позывной исемнәре астында намуслы итеп хезмәт итәләр.

Ана йөрәге һәрвакыт уллары өчен борчылса да, Гөлнәфис Гафиева авыл җирлеге башлыгы вазифаларын зур җаваплылык белән башкара. Ул һәрвакыт һәркемне тыңларга әзер һәм кешеләр уңайлы, тынычлыкта һәм үзара ихтирамда яшәсен өчен тырыша, дип хәбәр итә «Башкорт батальон»ы каналы.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

Яугирләр әнисе һәм авыл Советы биләмәсе башлыгы гуманитар миссия үтәде
Яугирләр әнисе һәм авыл Советы биләмәсе башлыгы гуманитар миссия үтәде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас