“Бу – мода түгел, бу – ихтыяҗ”

 “Тормышыбызга пилотсыз техникаларны кертү – мода түгел, ә ихтыяҗ”, – ди Владимир Путин.

fondsk.rufondsk.ru
Фото:fondsk.ru

“Тормышыбызга пилотсыз техникаларны кертү – мода түгел, ә ихтыяҗ”, – дигән иде ел  башында автоном һәм пилотсыз системаларны үстерү буенча киңәшмәдә ил җитәкчесе Владимир Путин.

Аның әйтүенчә, пилотсыз технологияләр үсеше мәсьәләсе дөньяның әйдәп баручы илләренең игътибар үзәгендә тора һәм бу бүген конкурентлыкка сәләтлелекне дә билгели. “Кабатлап әйтәм, мөһим адымнар ясалды, әмма бу өлкәдәге аерым юнәлешләр буенча без кайсыбер башка илләрдән шактый артта калабыз”, – дип ассызыклады Президент.

Махсус хәрби операция дә моны дәлилләде. Шуңа бүген галимнәр алдына да, инженерлар алдына да БПЛА тармагын үстерү бурычы куела. Путин шулай ук пилотсыз системалар эшләү өлкәсенә МХО ветераннарын активрак җәлеп итәргә тәкъдим итте, “алар технологик прогрессның алдынгы сафында булырга тиеш” дигән фикерен җиткерде ул.

22 майда “Геройлар вакыты” программасын тәмамлаучылар белән очрашуда да: “Русия пилотсыз системаларының нәтиҗәлелеге арта, үз бурычларын яхшырак башкаручы яңа системалар барлыкка килә”, – дип билгеләде Путин. Әмма бу өлкәдә күп бурычларны хәл итәргә кирәклегенә басым ясады. Төнлә куллануны һәм өстәмә технологик камилләштерүне күздә тотып, БПЛА мөмкинлекләрен киләчәктә дә үстерергә кирәклеген билгеләде.

Якын киләчәктә РФ Кораллы Көчләренең максаты – яңа пилотсыз очу аппаратлары булдыру һәм идарә итү системаларын тагын да камилләштерү. Төп бурычларның берсе – пилотсыз очкычларга күбрәк мөстәкыйльлек бирү. Әйтик, дроннарга катлаулы хәлләрдә (мәсәлән, GPS-сигнал булмаганда яки радиоэлектрон каршылык шартларында) юнәлешне билгеләргә мөмкинлек бирә торган камилләштерелгән навигация алгоритмнарын, шулай ук объектларны һәм максатларны танып белү системалары үсешен тәэмин итү. Боларга ирешү өчен замана мөмкинлекләрен куллану мөһим.

Ясалма зиһен

Бүген БПЛАны ясалма зиһен белән баетуга зур игътибар бирелә. Чөнки ясалма акыл кыска вакыт эчендә күп мәгълүматны эшкәртә һәм операторга төрле карарлар тәкъдим итә ала. Моннан тыш, ясалма зиһенне үстерү дошманның пилотсыз коралына нәтиҗәле каршы торырга мөмкинлек бирә.

Ясалма акыл элементлары булган БПЛА бүген МХО зонасында кулланыла да инде. Мондый дроннар дошманның радиоэлектрон чаралары актив каршы торган шартларда да хәрби бурычларны ышанычлы үти ала – пилотсыз очкыч курсны үзаллы тота, каршылыклы зоналарны урап уза һәм бирелгән координатлар буенча максатны юк итә, диделәр узган ел ахырында хәрби ведомствода.

БПЛАда ясалма зиһенне тулы куәтенә куллану – дронга махсус компьютер урнаштыру дигән сүз, ул тиешле максатны ачыклый һәм аңа һөҗүм итү чарасын эшкә җигә, дип аңлата “АвиаНовация” оешмасы генераль директоры, техник фәннәр кандидаты Сергей Товкач. Әлегә дөньяның бер генә армиясендә дә мондый акыллы җайланма юк, әмма белгечләр аның барлыкка килүен вакыт мәсьәләсе генә дип ышандыра. “Серияле дроннарда ясалма зиһен тулы куәтенә барлыкка килгәнче якынча биш-ун ел узачак”, – дип саный Товкач.

“Ракета коралында мондый технология күптән бар һәм ул уңышлы сыналды. Нигездә сүз хәрби программалаштыру һәм моның өчен туры килгән микроэлектроника турында бара” , – ди хәрби күзәтүче Александр Зимовский.

Дроннар күче

Ясалма зиһен куллану “дроннар күчен” булдыруга ярдәм итә. Русиядә бу технологияне эшләүне финанслаучы оешмаларның берсе – Перспективалы тикшеренүләр фонды. Экспертлар фикеренчә, бүген сугыш кырында операторлар катнашлыгыннан башка үзалы эш итүче БПЛА “күчен” куллануны таләп итүче бурычлар бар. Мондый “күчне” куллануның өстенлеге шунда: шәхси состав өчен хәвеф кими һәм дошманның объектларына киң масштаблы һөҗүм итәргә мөмкин. “Күч” дошманның һавага каршы оборонасының башын бутарга да мөмкин.

“Бу “күч”тә мәгълүматлар алмашу һәм һөҗүм өчен утка тоту нокталарын бүлешү бара”, – дип аңлата Товкач. Әмма ул мондый тактиканың әһәмиятен артык югары бәяләргә ашыкмый. “Күч”тә һәр “бал корты” икенчесенең яки төп “бал кортының” хәрәкәтен кабатлый. Әгәр әйдәүче дрон хата җибәрсә, калганнар да шулай ук эшләячәк”, – дип исәпли Товкач. Ә менә Дмитрий Дацыков мондый технологияләр сугыш кырында өстенлекне тәэмин итә дип ышана.

“Күч” хуҗасы оборонада да, һөҗүмдә дә зур өстенлекләр ала. Дроннарның бер эшелоны берничә минут эчендә каршылык чараларын юк итә, ә икенчесе дошманны үтерә. Концентрацияле һөҗүм килеп чыга. МХО зонасында “минем арттан бар” принцибы буенча оештырылган ун дроннан торган “күч” теләсә кайсы бронетехникага җитди һөҗүм ясый ала”, – дип ассызыклый Зимовский.

Роботлар һәм “мәңгелек” аккумуляторлар

Дроннарны очырып җибәрү һәм аларга хезмәт күрсәтү эшләрен автоматлаштыру да – БПЛА куллануны камилләштерүнең мөһим юнәлеше. Бу бурычны хәл итү өчен робототехник комплексларны куллану карала.

Әле илебез инженерлары шундый экипажсыз платформаларның прототипларын төзи. Якындагы елларда Русия Хәрби көчләре БПЛАга техник хезмәт күрсәтү өчен җайлаштырылган шактый күп робототехник комплексларны куллана башларга мөмкин.

“Дроннарны эшләтеп җибәрүгә әзерлекне, очырып җибәрү контейнерын һәм аккумуляторны зарядкалау яки аны алыштыруны робототехник комплекслар башкарырга тиеш. Дроннарны яшерен куллану нәкъ менә шулай тәэмин ителәчәк һәм сугышчылар өчен хәвеф кимиячәк”, – дип аңлата хәрби экспертлар.

БПЛАга кагылышлы тикшеренүләрнең тагын бер юнәлеше – энергия белән тәэмин итүнең яңа туклану чыганакларын булдыру. Бу хәтта кечкенә дроннарның да очыш ераклыгын һәм дәвамлылыгын шактый арттырырга мөмкин бирәчәк. Русиядә мондый аккумуляторларны беренчеләрдән булдыру мөмкинлеге бар, дип саный Александр Зимовский.

“Сирәк очрый торган металларны ничек куллана алуыбыз гаять зур әһәмияткә ия, ә алар Русиядә җитәрлек. Яңа буын аккумуляторлары турында фикерләр төрле. Мин сирәк очрый торган металлар хәзергеләреннән күп тапкырлар яки хәтта дистәләгән тапкырга бәләкәйрәк күләме булачак туклану чыганакларын әзерләргә ярдәм итәр дип уйлыйм”, – ди Зимовский.

Дмитрий Дацыков, үз чиратында, яңа туклану чыганакларын булдыру өлкәсендә алга китеш ул кадәр масштаблы булмаячак, дип исәпли. Әмма аз гына алга китеш тә камикадзе дроннарын куллану зонасын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Белгечләр

Күрүебезчә, БПЛА үсешенә карата экспертларның фикере төрлечә. Әмма ил башлыгы әйткәнчә, бүген тормышка пилотсыз техникаларны кертү – мода түгел, ә замана таләбе. Һәм без бу ярыштан төшеп кала алмыйбыз. Шуңа заманча техниканы куллана белүче белгечләр әзерләү дә – көн таләбе. Бу уңайдан илдә пилотсыз системалар гаскәрләре булдырылды.

“Гаскәрләрнең яңа төрен булдыру – мөһим адым, ул пилотсыз системалар өлкәсендә оештыру эшләрен җайга сала. Белгечләрне укыту, хәрби тәҗрибә туплау, БПЛА куллануны оештыру һәм бу процессларны финанслау өчен кем җавап бирәчәген ачык билгели. Шул ук вакытта пилотсыз очкычлар – ул элемтә яки инженерлык тәэминаты кебек үтә күренмәле технология. Мәсәлән, элемтәчеләр һәм элемтәнең махсус бүлекчәләре бар, әмма радиостанцияләр белән барлык хәрбиләр файдалана. Саперлар инженерлык эшләре өчен җаваплы, ләкин сапер көрәген һәр солдат кулына ала. Дроннар белән дә шулай ук: пилотсыз очкычларны сугышта төрле бүлекчәләр куллана”, – ди хәрби консультант Антон Трутце.

Русиянең пилотсыз авиациясе үсеше стратегиясе 2023 елның июнендә расланды. Программа 2030 елга кадәр каралган. Бурычлар арасында илдә БПЛАларны серияле җитештерүне җайга салу, эре махсуслаштырылган сәнәгать үзәкләре булдыру, аэродромнар һәм дронопортлар төзү, белгечләр әзерләү, тикшеренүләр алып бару кебек юнәлешләр бар.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас